

Матбугат конференциясендә спикерлар сыйфатында Камал театры директоры Илфир Якупов, Уфа "Нур" дәүләт татар театры директоры Фирзәт Габидуллин, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры вазыйфаларын башкаручы Зиннур Сөләйманов һәм театрның режиссеры Айрат Абушахманов чыгыш ясадылар.
Илфир Якупов фикеренчә, моңа кадәр ике республика арасында йөрәкләр якынлыгы булса, хәзер, яңа автомобиль трассасы юллларны да кыскарткан һәм ике арада йөрүне җайлы иткән.
- Күптән көтеп алган гастрольләребездә Уфа тамашачысын ике театрда көтеп калабыз. Аңа, гадәттәгечә, премьера спектакльләре тәкъдим итәчәкбез, әмма классикасыз да булмый. Быел гастрольләр "Башмагым" спектакле белән ачылачак. "Казанган Тукай кайткан" спектакле бик күп фестивальләрдә танылу алды, аны Уфа тамашачысы да яратып кабул итәчәк, дип уйлыйм. Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан, аның әсәре буенча куелган "Дуслар җыелган җирдә" спектаклен алып киләбез. Гомумән, кунакка иң тәмле һәм тансык күчтәнәчләр белән килергә ниятлибез.
Очрашуда театр вәкилләре һәм чакырылган журналистлар булачак гастрольләрнең үзенчәлекләре турында фикер алышты.
Камал театрының күптән көтелгән гастрольләре Уфада 11-16 ноябрь көннәрендә узачак. Гафури һәм "Нур" театры театры сәхнәләрендә соңгы елларның иң яхшы спектакльләр күрсәтәтеләчәк.
Автор фотосы.