+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Октября 2025, 06:17

“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз

Илеш районындагы фольклор халык коллективы онытылып барган йолаларны яңартып, яшьләргә тапшыра

“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз
“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз

Илеш төбәгендә татар халкының моңнары, борынгы йолалары кадерләп саклана. Халык хәтере җырларда, гореф-гадәтләрдә яши. Бу хәзинәне буыннан-буынга тапшыру өчен биредә төрле иҗат төркемнәре эшләп килә. Шундый коллективларның берсе – Карабаш авылында оешкан “Сәрбиназ” фольклор халык төркеме. Аның җитәкчесе Зинфира Шәемова белән әңгәмәләштек.

– Зинфира ханым, “Сәрбиназ” төркеме ничек барлыкка килүе турында сөйләп үтсәгез иде.
– Коллективның тарихы 2000 еллардан башланды. Ул вакытта Карабаш авыл клубында “Ахирәтләр” дип аталган төркем эшләп килде. Без төрле халык җырларын башкара идек. Әмма 2022 елда яңа этап башланды. “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бакалы һәм Илеш районнары җитәкчесе Рәсимә Шәйдуллина мөрәҗәгать итте. Беренче утырышта ук төркемгә “Сәрбиназ” исемен бирдек.
– Бу атаманың мәгънәсе нинди?
– Татар халкында киң таралган исем ул. Иран һәм борынгы грек тамырларыннан килеп чыккан, “бөек”, “күркәм”, “матур хатын-кыз” дигәнне аңлата. Безнең коллектив та шул матурлыкны, миллилекне чагылдырырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә бу исем күңелләргә бик якын.
– Коллективта күпме кеше бар?
– Бүген Карабаш һәм Иштирәк авылларыннан 12 кеше йөри: ун хатын-кыз һәм ике ир-ат. Һәрберебез өчен “Сәрбиназ” – ул аралашу, ял итү, күңел ачу урыны. Гомеренең күп өлешен авылда үткәргән хатын-кызлар өчен мондый иҗади мәйданчык бик кирәк.
– Коллектив эшчәнлегенең төп юнәлешләре нинди?
– Без татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын киләчәк буынга тапшыру максатында эшлибез. “Орчык өмәсе”, “Каз өмәсе”, “Бирнә тутыру”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Самавыр бәйрәме”, “Кышны озату” кебек сәхнә күренешләре тәкъдим итәбез. Шулай ук “Аналар көтәләр улларын” дип исемләнгән тамашада солдатларга посылка җыю күренешен күрсәттек. Балага исем кушу, беренче чәчен алу йолаларын да сәхнәгә чыгардык.
– Репертуарыгыз бай, димәк...
– Татар халык җырларын җырларга яратабыз. Коллективта иҗатчылар да бар. Мәсәлән, Люба Йосыпова җирлегебезгә хас такмаклар иҗат итә.
– Милли костюмнарны кем әзерли?
– Башта калфаклар тегү буенча осталык дәресе оештырдык. Мин үзем барыбызга да ак калфаклар тектем. Авылдагы оста кызыбыз татар алъяпкычларын тегеп бирде. Күлмәкләрне сатып алдык. Шулай итеп, милли үзенчәлекләрне саклаган киемнәребез барлыкка килде.
– Бәйгеләрдә дә уңышларга ирешәсез икән.
– Әйе, без һәрчак актив. “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” конкурсында икенче урын алдык. Мин үзем сәйлән белән чигелгән картиналарым, милли күлмәкләр тегеп кидергән курчакларым белән катнаштым. Гүзәл Муллагалиева кәгазьдән чәчәкләр ясап, диплом белән бүләкләнде.
Туймазы районында үткән “Җырлыйк әле” фестивалендә өченче урын яуладык. Чишмә районында узган “Татар малае, татар кызчыгы” конкурсында “Иң талантлы малай” номинациясендә җиңдек. Карабаш мәдәният йортында үткән “Әбием сабаклары” бәйгесендә балалар финалга үтте.
– Сезнең турыда язмалар матбугатта да еш күренә.
– “Маяк”, “Кызыл таң” гәзитләре битләрендә язмалар чыкты. “Ихлас” тапшыруында чыгышларыбызны күрсәттеләр. Бу безгә зур дәрт бирә. Ә иң мөһиме – халыкның ихтирамы һәм ихласлыгы.
– Репетицияләрне кайда үткәрәсез?
– Атнага берничә тапкыр җыелабыз. Хатын-кызлар репетицияләргә бик теләп килә. “Өйдә телевизор гына карап утыру күңелсез, монда аралашабыз, саф һава суларга чыгабыз, күңел ачабыз”, – ди алар. Шуңа күрә безнең очрашулар һәркайсыбызга бәйрәм кебек.
– Яшьләрне җәлеп итү өчен нинди эшләр башкарасыз?
– Балаларны да катнаштырырга тырышабыз. Аларга каз өмәсе, мендәргә йон тутыру, исем кушу йолаларын күрсәтәбез. Әбиләре белән бергә чыгыш ясыйлар. Бу – иң дөрес юл, чөнки миллилек гаилә аша килә.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Төп максатыбыз – онытылып барган йолаларны тергезү. Коллективны саклау, яңа проектлар булдыру. Безнең хатын-кызлар киләчәктә дә бердәм булып эшләргә әзер.
– Сез Казанда да булып кайткансыз…
– Август ахырында Казанда узган “Милләт җыены”нда катнашу бәхете тиде. Бу безнең өчен зур вакыйга булды. Башка төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашудан зур фәһем алдык.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендә уңышлар телибез.

Энҗе САДЕРТДИНОВА
әңгәмәләште.

“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз
“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз
“Сәрбиназ” – син күңелемдә җылы яз
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас