+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 октябрь 2025, 14:35

Мәртәбәле премия лауреатлары тәбрикләнде

Башкортстанда республика Хөкүмәтенең 2025 ел өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреатлары тәбрикләнде.

Мәртәбәле премия лауреатлары тәбрикләндеМәртәбәле премия лауреатлары тәбрикләнде
Мәртәбәле премия лауреатлары тәбрикләнде


Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналист премиясе 1989 елдан Башкортстан Журналистлар берлеге карары буенча аерым журналистларга яисә авторлар коллективына иң яхшы журналистлык эшләре өчен бирелә. 1996 елдан Министрлар кабинеты карары белән премия республика статусына ия.

Бүген Уфада Шаһит Ходайбирдин музеенда быелгы премияләрне тапшыру тантанасы узды. Анда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазифасын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев катнашты.

– Шаһит Ходайбирдин исемендәге бүләк – журналистның талантын һәм казанышларын тану билгесе. Бүген 2025 елга лауреатларны бүләклибез, аларны һөнәри осталыклары өчен генә түгел, ә ачык белдерелгән гражданлык позициясе өчен дә тәбриклибез. Безнең әлеге катлаулы заманда мондый материаллар, сюжетлар җәмгыятебез өчен аерым әһәмияткә ия, – диде Искәндәр Рәүф улы.

Быелгы лауреатлар булып танылдылар:
«На Земле Салавата» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Шамил Әхмәтшин — Салават районында туган танылган кешеләр турында очерклар һәм мәкаләләр сериясе өчен;
«Яшьлек» гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков «Бельские просторы» журналында басылган «Уфа — Донбасс: безгә бу юлларны онытырга ярамый» дигән юлъязмалары өчен;
Гүзәл Зарипова, Гүзәл Ситдыйкова, Илнар Әхмәтгәрәев составындагы «Юлдаш» радиоканалы коллективы — «Күперләр» иҗтимагый-сәяси проекты өчен.

Лауреатлар әлеге мәртәбәле бүләк өчен рәхмәт белдерде. Чара ахырында тантаналы чарада катнашучылар Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фото: Альберт Заһиров

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас