+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 октябрь 2025, 05:20

“Бу дөньяның иң матур төбәге – Илештер!”

Районнарда яшәп иҗат итүчеләр белән Башкортстан Язучылар берлегендә очрашулар дәвам итә

“Бу дөньяның иң матур төбәге – Илештер!”“Бу дөньяның иң матур төбәге – Илештер!”
“Бу дөньяның иң матур төбәге – Илештер!”


        Илеш районының Ринат Хәйри исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъза­лары Язучылар йортында кунакта булды. Бу берләшмә 1980 елда республика­бызның Г. Сәләм исемен­дәге премиясе лауреаты Ринат Хәйри тарафыннан “Ләйсән” исеме астында эш башлый. “Балкыш”ның әлеге җитәкчесе – Баш­кортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Гөлфинә Сәлимова. Берләшмә җитәкчесе үз чыгышында “Балкыш”ның тарихы, бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды.

        Илеш иҗатчыларының әдәби-музыкаль программасы җыр-моң белән үрелеп барды. Әдәби берләшмә әгъзалары бер-бер артлы мәйдан тотты, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Берләшмә әгъзалары булган шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Фирдус Шәрә­фуллин, танылган җырчы Зилә Мусина, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкорт­станның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисты Фирзинә Абдуллина, Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге “Башкорт сандугачы” конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Базытамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова чыгышлары җылы каршы алынып, алкышларга күмелде.
       “Балкыш” әдәби берләш­мәсенең иң актив әгъзаларының берсе Рәлиф Шәгалиевның Ришат Абдуллинның гармунда уйнавына кушылып моңлы җыр­лавы, “балкыш”лыларның үзләренең гимнын башкаруы ямь өстенә ямь булды. Чарада Илеш районының мәктәп укучылары – яшь иҗатчылар да катнашып, аны тагын да бизәде.
       “Балкыш” әдәби-иҗат бер­ләшмәсендә хәзерге көндә унөч кеше исәпләнә: алар – Гөлфинә Сәлимова, Мөнәвис Низами, Радик Мөслыхов, Рәлиф Шәгали, Рита Солтанова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Әлфира Сәетгәрәева, Анфиса Шәемова, Радик Зыязов, Фәвәрис Әгъ­летдинов, Флүсә Нәбиева, Фәрәһия Гыйльмиханова. Тамашачылар аларның иҗат җимеш­ләре белән күргәзмәгә куелган китаплар аша да таныша алды.
       Чараны оста итеп алып баручы Мәрьям Шәмсиева, һәр иҗатчы белән якыннан таныштырып, һәркайсына сүз бирде. Ә инде педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы Фәнә апа Минһаҗеваның чыгышы аеруча күңелгә якын булды. Ул, үзенең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләп, көчле алкышларга күмелде.
      Әдәби очрашуда Башкортстан­ның Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Бай­мөхәммәтов, аның урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, Татар әдипләре берләшмәсе әгъзалары, журналистлар, студентлар катнашты. Чара Илеш районы хакимияте, Башкортстан Язучылар берлеге ярдәме белән оештырылды.
      Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Баймөхәммәтов әдәбия­тыбызны пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиевка, “Балкыш” берләш­мәсенең актив әгъзасы Мәрьям Шәмсиевага, Базытамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахуновага Башкортстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
         Илешлеләр дә буш кул белән килмәгән иде: алар туган җир­ләренең күпереп пешкән икмәге, бавырсагы белән сыйлады, бүләкләр өләште.
Очрашу, Илеш районы иҗат­чыларының мәйдан тоту урыны гына булып калмыйча, якташ­ларның очрашу урынына да әверелде.
       Ә инде әлеге чара “бал­кыш”лыларның илһам канатларын тагын да ныгытып, аларның һәркайсын иҗат ялкынында балкып януга дәртләндерер.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас