Менә аларның кайберләре.
- Иргә хисләр сүнмәсен өчен нәрсә киңәш итәр идегез?
- Анысын миннән сорамагыз да. Яратсам, башым китеп яратам. Яратмасам, түзеп тора алмыйм. Хисләргә боерык биреп буламы? Бәлки, ир-ат та хисләрне сүндермәскә тырышырга тиештер.
- Яраткан азыкларыгыз?
- Җиләк, холодец, ат, сыер, каз ите.
- Лаеклы ялга чыккач, нәрсә белән шөгыльләнәчәксез?
- Социаль челтәрдә яшь чакта ниләр майтарып йөргәнемне белмәсәләр ярар иде дип уйлый-уйлый: “Без андый оятсыз түгел идек”, - дип бөтен җырчыларга комментарий язып ятачакмын.
- Улыгызга нинди кәләш теләр идегез?
- Олырак булса, улымны яхшы тәрбияләр. Яшьрәк булса, дәртлерәк булыр. Башка милләт булса, балалары бик матур булыр. Башка диндә булса, бәйрәмнәребез артыр. Йоклап йөрсә, уятырбыз. Нык кызып китсә, суытырбыз. Иң мөһиме - ир-ат булмасын. Улымны бәхетле итә алсын.
- Каты сөйләшеп армадыгызмы, йомшаграк буласыгыз килмиме?
- Кирәк кеше белән йомшак мин.
- Гомерегездә эшләп карыйсы килгән 3 әйбер?
- Китларны үз күзләрем белән күрәсем килә. Шулай ук Ниагара шарлавыгын биеклектән карыйсым килә. Ул минем күңелем. Мин һәрвакыт үземне шарлавык белән чагыштырдым.