Ул анда кызлары Нәзирәнең әтисен күбрәк яратуы хакында сөйләгән. Бу хакта "Интертат" язган.
"Көнләшкән вакытларым булды. Чөнки Нәзирәне кулыма алганда миндә елый, ә Алмаз кулына алганнан соң, көлеп-шаярып, йоклап китә торган иде. Йоклаган вакытта да уртабызга кереп ята. Минем белән генә ятканда да: «Әтисе кая? Әтисе йокламыймы? Әйдә киттек, су эчәбез», – дигән булып, тегенди-мондый ялганнар уйлап чыгарып, әтисе янына барыбер чыгып китә иде. Ә әтисе белән ятканда, аңа беркем дә кирәкми. Минем шул чакта ачуым чыга торган иде. Ничек инде миңа гына риза түгел бу бала, дип.
Мин аның алай дөрес түгеллеген аңлыйм. Алмазга да: «Үпкәлим мин сезгә, ачуым килә минем сезгә», – дип әйткәнем булды. Әни исә: «Сөен генә, әтисе белән ята бит. Балаң сине борчымый, синең итәгеңә ябышып йөрми», – ди. Чыннан да шулай, берәр эш килеп чыкса, Алмаз бала белән кала. Ә мин ашарга пешерә башлыйм, яки бакчага чыгып китәм. Ул яктан Аллаһка шөкер. Безнең үзебездә дә шулай булды. Апа да, мин дә әнинең итәгенә ябышып үсмәдек. Кем белән калдырсалар, шуның белән кала торган идек", – дип, гаиләсендәге кайбер серләр белән уртаклашкан артист.
Әти белән кызы арасындагы бәйләнеш икенчерәк була шул. Килешәсезме?
Фото: интертат