-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2025, 17:55

"Рудик - минем яңа мәхәббәтем..."

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева яңа мәхәббәтен күрсәтте.

"Рудик - минем яңа мәхәббәтем..."
"Рудик - минем яңа мәхәббәтем..."
Бу хакта ул Интернет челтәрендә пост бастырды. Видеода күренгәнчә, ул команда әгъзалары белән картлар йортына концерт куярга бара һәм шунда командасында булган яңа егетне күрсәтә.

"Киттек Картлар йортына. Башка егетләр, ачуланмагыз. Рудик - любимчигым. Яңа мәхәббәтем. Шундый чибәр, акыллы егет. Әлбәттә, командам көнли инде. Көнләмәгез, мин барыгызны да яратам", - ди җырчы.

Шулай итеп, кичә Гөлназ Асаева Картлар йортында хәйрия концерты куйган. Якташыбызга кылган игелекле эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фото: Социаль челтәрләрдән.



Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас