+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 Октября 2025, 02:20

"Үлмәсә ярый инде..."

Тамашачы хәзер җырчыга нәрсә генә бүләк итми!

"Үлмәсә ярый инде...""Үлмәсә ярый инде..."
"Үлмәсә ярый инде..."

Илнат Фәрхуллинга тамашачыларының берсе тутый кош бүләк иткән. Илнат бүләкне алганда уены-чыны белән: «Үлмәсә ярый инде...» – дип әйтеп куйды, дип яза "Интертат" хәбәрчесе.

 «Илнат – кызым Ясминәнең иң яраткан җырчысы. Безнең иртәбез «Күбәләк» җыры белән башлана. Берәр креатив бүләк бирик, дип уйладык. Башта Ясминәнең күбәләк бүләк итәсе килгән иде, әмма, белүебезчә, күбәләкнең гомере бик кыска, шуңа күрә попугай алырга булдык», – дигән  бүләк бирүче кызның әнисе.


Тутый кошка "Күбәләк" дигән кушамат такканнар. Илнатның хатыны, төркемдә биюче булып эшләүче Регина әйтүенчә, алар аны бик зур саклык белән Казанга өйләренә алып кайтып җиткерергә тырышачак.

Фото: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас