+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2025, 05:45

"Сине көтәләр!"

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Мөнир Кунафинның пьесасы буенча «Сине көтәләр» спектакле әзерләнә.

"Сине көтәләр!""Сине көтәләр!"
"Сине көтәләр!"


Пьеса реаль хикәяләргә нигезләнгән, реаль герой-прототипларга ия. Ватанны саклау кебек авыр, ләкин игелекле эшне үз иңнәренә алган гади егетләргә багышлана. Барлык хикәяләр дә автор-журналист тарафыннан хәрби хәрәкәтләр уздыру зонасына командировкалар вакытында язып алынган.

Спектакль вербатим жанрында булачак, реаль монологлардан һәм диалоглардан тора. Бу – сәхнә уены түгел, ә документаль театр, нон-фикшн. Чөнки сугышны уйнарга мөмкин түгел. Хикәяләрне бер җепкә төп геройларның – сугышчы ирнең һәм аның белән күрешү өчен фронт сызыгына килгән хатынының мәхәббәте бәйли. Араларындагы меңнәрчә чакрым ир белән хатынны аермый, ә, киресенчә, бер-берсенә якынайта гына.

Сугыш барган җирлектә төп героиня безнең ир-егетләрне нинди сугышчан туганлык берләштерүен, аларның рухы нинди булуын һәм алар өчен Туган ил, туган як нинди зур төшенчәләр булуын аңлый. Һәркөн үлем белән күзгә-күз очрашканда һәр мизгелнең никадәр кыйммәтле булуына, көндәлек ыгы-зыгыда күрелмәгән шатлыклардан торуына төшенә. Һәм бу авыр юлны сайлаган һәркемнең инде шуның белән дә герой булуына ышана.

Спектакльдәге барлык персонажлар да позывнойлар белән билгеләнгән, алар - безнең Башкортстан егетләре, һәм бүген алар махсус хәрби оперция зонасында. Аларның сүзләре, күзләре аша без бу вакыйгаларны төрле ракурстан күрәбез.

Спектакль вакыйгалары аша солдатлар өчен безнең ярдәмнең, хатларыбызның, посылкаларыбызның һәм хәтта иң гади балалар рәсемнәренең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Безнең барыбызда да уртак язмыш. Без бергә, бергә булырга тиеш һәм бу - иң мөһиме.

Спектакльнең режиссеры – Азат Җиһаншин, рәссамы – Полина Емельянова. Төп рольләрдә Айрат Фатыйхов, Илгизә Муллабаева, Айдар Хөснетдинов, Гөлназ Кашапова. Көрәшчеләрнең шәхси хикәяләре артистлар Рушат Мөдәрисов, Фәнил Гайзетдинов, Эльмир Хәертдинов, Альберт Шәйхетдинов, Илшат Салаватов һәм Динар Тимершәехов тарафыннан яңгыратылачак. Әни образын Резида Фәхруллина һәм Рәсимә Гайфуллина гәүдәләндерәләр.

Спектакльдә татар һәм урыс телләрендәге җырлар бик күп, алар - төрле вакытта һәм төрле буыннарда халык мәхәббәтен яулаган әсәрләр. Спектакль дәвамында күрсәтелгән видеосурәтләр үзенчәлекле мохит тудыруга, төп идеяне ачуга хезмәт итә.

Премьера көнендә фойеда һәм залда СВОда катнашучы, 1нче фронт бригадасы рәссамы Юрий Сивачевның «Безнең заман геройлары» күргәзмәсе оештырылачак. Аның белән танышу агымдагы елның августында Уфада "Армия мәдәнияте көннәре"н уздыру вакытында булды, анда ул Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты тарафыннан чакырылган иде.

Хәзерге вакытта ул үзе фронтта, ә аның эшләре Башкортстанның Милли музеенда, Русия Сәнгать академиясе коллекциясендә һәм илнең башка музейларында урнаштырылган.

Премьера 6 ноябрьдә театрның Кече залында узачак. Бу хакта Уфа «Нур» татар дәүләт театры реклама бүлеге хәбәр итә.

Фото: Уфа «Нур» татар дәүләт театры

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас