«Дәваханәдә йөрибез. Әти дәваханәдә ята, хәлен белергә килдем.
«Көчкә эзләп таптым үзен. Бөтен палаталарны айкап чыктым. Кая кермә – татарлар. «Кемне эзлисең?» – диләр. Әле монда палатага керәләр, автограф сорыйлар. Мәш киләбез.
Әтигә өчпочмаклар төяп килгән идем, аңа алар ярамый икән. Үзем утырып ашармын, ахры, бүген иртән ашамаган идем. Менә шулай әтигә килеп, үзем ашап-эчеп китәм.
Элек 5нче сыйныфта микән ДРКБ ятканда, әти-әни кайчан килә дип, бик сагынып көтә идем. Хәзер әти-әниләр безне көтә. Шул вакытлар исә төште әле, больниска килгәч», – дип сөйли ул.