+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2025, 17:57

Сәхнә йолдызлары йолдызы ул - Илеш кызы Резида!

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллинага «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

Сәхнә йолдызлары йолдызы ул - Илеш кызы Резида!Сәхнә йолдызлары йолдызы ул - Илеш кызы Резида!
Сәхнә йолдызлары йолдызы ул - Илеш кызы Резида!

Бик күп чагу, онытылмас образлар тудырган, кабатланмас рольләр өстендә эшләгән Резида Фәхруллина Илеш районының Югары Манчар авылында дөньяга килгән. 1991 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли, 2007 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укыта. Әлеге вакытта - Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы.

Бүген, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада ике республиканың да сәнгать дөньясында кабатланмас образлар остасы, искиткеч сәләт иясе Резида Фәхруллинага, актерлык һөнәренең асыл, зиннәтле, зыялы югарылыгына ирешкән милләттәшебезгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

"Кызыл таң" гәзите редакциясе коллективы, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналлары укучылары, яраткан актрисабызны югары бүләге белән котлап, аңа киләчәктә дә һөнәри уңышлар тели!

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас