-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2025, 19:10

"Без бу чирдән куркабыз"

Лилия Муллагалиева «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган.

"Без бу чирдән куркабыз"
"Без бу чирдән куркабыз"
Җырчының Санкт-Петербургта калкансыман бизенә операция ясатуы турында язган идек. Ул шушы темага да кагылган.

«Калкансыман бизнең кайда икәнен белсәм дә, табибларга күренгәнем юк иде. Нишләптер, хатын-кызның беренче чиратта – күкрәк, хатын-кыз органнары һәм башкалар, дип уйлыйсың.

Хәзер Русиядә 60 процент халык нәкъ менә калкансыман биздә яман шеш белән интегә икән. Мин дә аны әле генә белдем.

Күршемнең махсус клиникасы бар. Ул мине килеп кит әле, әзрәк тикшерербез, дип чакырды. Бу чир турында шулай итеп очраклы рәвештә, бер дә уйламаганда гына белдем. Мин аңа нык рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә аның аша юл алдырган.

Баштан бөтен тормышым күз алдыннан үтте. Бу өч хәрефле авырту безгә ничектер җиңә алмаслык чир кебек сеңдерелгән. Без аннан бик куркабыз. Рак дигәч, үләсең дигән кебек», – дип сөйләгән җырчы.
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас