+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2025, 04:10

Илһам канатлары талмасын!

Илеш районының үзәк район китапханәсендә “Илһам” әдәби-музыкаль клубы 15 ел дәвамында эшли.

Илһам канатлары талмасын!Илһам канатлары талмасын!
Илһам канатлары талмасын!


      Аның оештыручысы һәм җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 45 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Клара Хәлиуллина.
“Илһам” әдәби-музыкаль клубының унбиш ел дәвамында башкарган эшләрен, үткәргән чараларын санап та, язып та бетерерлек түгел. Шулай да, чара узган көнне Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән, күрше Татарстаннан да кунакларның, тамаша залының шыгрым тулы булуы “Илһам”чыларның иҗатчылар һәм халык арасында тыгыз элемтәдә булуын ассызыклады.
      – “Илһам” әдәби-музыкаль клубы эшчәнлегенең төп максатларының берсе – Илеш районында күренекле шәхесләрне хөрмәтләү, аларның бай мирасын киләчәк буыннарга тапшыру. Шулай ук якташ язучылар, шагыйрьләрнең әдәби әсәрләре, сәнгать әһелләренең эшчәнлекләре белән китап укучыларны таныштыру, районыбыз җирлегендә иҗат итүчеләрнең иҗатын пропагандалау, туган якның тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү. “Илһам”чылар шушы юнәлештә бик кирәкле эш алып баралар. Мин аларга рәхмәтемне җиткерәм һәм киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булсын! Илебез күге тыныч булып, каһәрле сугыш тәмамланып, ир-егетләребезнең исән-имин кайтуын, һәркайсыгызның гаиләсендә илһам канатларының бәхетле кагынуын телим! – диде Илеш районы Мәдәни ял үзәге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев тантаналы чараны ачып.
      Илеш районы хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмәт-аналитика һәм кадрлар эше буйынча бүлек җитәкчесе Альбина Габдуллина “Илһам” әдәби-музыкаль клубының эшчәнлеген югары бәяләде, патриотик юнәлештә эшләүләрен дә ассызыклады һәм Фәвис Гарифуллин, Шамил Хаковка Башкортстан иҗтимагый палатасының “Әтиләр даны” бүләгенең Дипломын тапшырды.
      – “Илһам” әдәби-музыкаль клубы эшчәнлеге киң колач белән бара. Сәнгать әһелләреннән тыш укытучылар, аграр тармакта хезмәт итүчеләр, табиплар һәм башка һөнәр ияләре, ветераннар, СВОда катнашучыларга багышланган чаралар үткәреп торабыз. Аларга мәктәп укучыларын, Башкорт аграр-технология колледжы студентларын, яшьләрне җәлеп итәбез. “Илһам” әдәби-музыкаль клубының җитәкчесе Клара Хәсәнҗан кызы үз эшен җиренә җиткереп, бөртекләп эшли. Бу инде аның югары һөнәри осталыкка иялеген күрсәтеп тора, – диде Илеш районының үзәк район китапханәсе директоры Айгөл Якупова.
      Әйткәндәй, әлеге китапханә быел, дүртенче тапкыр Президент грантлары фондының грантын откан. Бу коллектив җитәкчесенең алгы карашлы, һөнәри осталыгы югары икәнлегенең бер дәлиле булып тора.
      – Илешлеләр һәрвакыт киң күңел, ачык йөз, ихласлык белән каршы ала, рәхмәт сезгә! – дип сүзен башлады Башкортстанның Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина. – Илешнең талантлы шәхесләре күптән түгел генә Уфаны гөрләтеп кайтты. Илеш районының Ринат Хәйри исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъза¬лары Язучылар йортында чыгыш ясап, күңелләрдә җылы нур калдырды. Бүген инде без “Илһам” әдәби-музыкаль клубының 15 елына багышланган чарага җыелдык. Форсаттан файдаланып, Башкортстан¬ның Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Баймөхәммәтовның олы сәламнәрен җиткерәм. Илеш җире икмәккә һәм рухи байлыкка да бай төбәк. Бу инде илешлеләрнең йөзеннән чагылып, эшләреннән күренеп тора. Рәхмәт, сезгә! – диде Тәнзилә Сәлих кызы.
      – Иҗатчыларны үз казанында гына кайнамыйча, киңрәк даирәгә чыгару, күрше төбәк талантлары белән таныштыру, аралаштыру максатында Татарстандагы Яр Чаллы шәһәренең “Ләйсән”, Актаныш районының Суфиян Поварисов исемендәге “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәләре белән элемтә булдырылган. Ике як та даими рәвештә очрашулар үткәреп тора, – диде чараны әзерләп алып баручы Клара Хәлиуллина.
      Әйе, “Илһам”чылар “Күрше хакы – тәңре хакы” икәнлеген дә онытмый. Башкортстан белән Татарстанны тоташтырып торучы бәрәкәтле Илеш җире ике республика арасында дуслык күпере булып та тора. Чарада шагыйрь, язучы, Татарстанның Язучылар берлеге урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафинның, шагыйрә, балалар язучысы Әлфия Ситдыйкованың, Яр Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге китапханәнең әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире, “Ләйсән” әдәби берләшмә җитәкчесе Роза Хәмидуллина, танылган язучы Зифа Кадыйрованың катнашуы, “Илһам”чыларның эшчәнлеге хакында бары тик җылы сүзләр әйтүе ике республика арасындагы дуслык җепләренең нык булуының бер дәлиле булып тора.
Бәйрәмдә Уфа кунагы, танылган шагыйрә, балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллина, Чакмагыш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Гареева, “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Разифә Сахапова, шагыйрә Рәсимә Ильясова, Резида Каюмова, Дүртөйледән танылган шагыйрь, язучы Илдус Тимерханов, шагыйрә Светлана Васикованың чыгышлары һәм музыкаль күчтәнәчләре ихластан кабул ителде.
      Ә инде “Илһам”чы Фәнүзә Мансурова, Римма Сәетова, Фәвәрис Әглетдинов, Эльмира Насретдинованың чыгышлары аеруча җылы булды.
      – Мин китапханәдә ачы кайгылы вакытымда – дөньяда иң кадерле кешем – әниемне югалткач күңел юанычымны таптым. Клара Хәсәнҗан кызы күңелемдә йөрткән уй-хисләремне, фикерләремне кәгазь битенә теркәргә тәкъдим итте. Мин шулай иттем дә. Ә инде беренче язмаларымны аңа күрсәтеп, киңәшләрен алып, дәртләндерү сүзләрен ишеткәч шигырьләр язуымны дәвам иттем. Шуннан бирле мин “Илһам”чылар арасында, чараларда шигырьләремне укыйм, җырлыйм. Алай гына да түгел, шушы өч ел эчендә мин инде зур сәхнәләргә менеп, үрләр дә яуладым, – диде Эльмира Насретдинова һәм җыр-бүләген таршырды.
      Илеш-Баймак дуслыгына алты дистә ел тулса, “Илһам”-“Йәнгүзәй” дуслыгына алтынчы ел китте. Ике район иҗатчыларының беренче очрашулары 2020 елда онлайн рәвештә узса., 2024 елны ике район иҗатчыларының зур әдәби-мәдәни очрашуы үтте. Рәис Түләк исемендәге “Йәнгүзәй” әдәби-иҗад берләшмәсе әгъзалары илешлеләргә видеоязма җибәреп, иң ихлас котлауларын җиткерде.
      Бу бәйрәм сценарие эчтәлекле, катнашучыларга һәм чыгыш ясаучыларга бай булып, җыр-моң белән үрелеп барды. Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсидә Мостафина, Илшат Сибәгатуллин, җыр конкурслары лауреаты Илгиз Әхмәтшинның чыгышлары ямь өстенә ямь булып, көчле алкышларга күмелсә, Башкортстанның халык артисты Фирдүс Шәрәфуллин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мәҗитов, Йөзбикә Миңлебаева, Фәвәрис Әглетдиновның гармун, тальян моңнары да чарага аеруча дәрт, моң өстәде.
     Кичәдә “Илһам” әдәби-музыкаль клубында үз эзләрен калдыручыларны да искә алдылар.
     – Рафаил Хафизов, Зәлифә Кашапова, Фәния Гобайдуллина, Сәрия Сафиуллина, Гүзәлия Фәйзуллина, Фәнис Рәхмәтуллин, Мәйсә Латыйпова, Өлфә Кашапова, Венер Латыйпов, Идрис Сәетгалиев, Марат Сираев бүген безнең арада юк инде. Алар күңелләребездә мәңге онытылмас якты хатирә булып калдыл. Игелекле гамәлләре, каләмдәшләре арасында абруй яулаган кабатланмас үз йөзләре булган шәхесләрнең иҗади мирасын югалтмауны изге бурычыбыз дип саныйбыз һәм киләчәктә аларның иҗатына багышланган кичәләр үткәрәчәкбез, – диде “Илһам” әдәби-музыкаль клубының җитәкчесе.
      “Илһам” әдәби-музыкаль клубы эшчәнлеге турында язмалар әледән-әле Республика гәзит һәм журнал битләрендә даими рәвештә яктыртылып барса, “Илеш телевидениесе” әзерләгән тапшырулар зур кызыксыну уята. Бу юлы “Илһам”чыларның матур бәйрәмендә “Йәшлек” гәзитенең мәдәният һәм әдәбият бүлеге журналисты Гөлнур Куватова, “Илеш телевидениесе”, “Маяк” гәзите хезмәткәрләре дә булды. Ә инде мин “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов исеменнән басмабыз белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, халкыбызның бай тарихына ихтирам күрсәтеп, мәдәниятебезне үстерүгә салган зур өлеше өчен Клара Хәлиуллина һәм Айгөл Якуповага Рәхмәт хаты тапшырдым.
     “Илһам канатында” дип аталган бәйрәм чын-чынлап күңелләрдә илһам уятты. Үз юлы, үз тарихы, үз йөзе булган “Илһам” әдәби-музыкаль клубының гомере озын булып, киләчәктә дә бик күп иҗатчыларга илһам канаты куйсын!
 
Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас