Тормышта бар язмышыңны үзгәртерлек бары тик бер очрашу булырга мөмкин. Гадәттә, моны инде шактый гомер юлы узгач кына аңлыйсың. Кем белә, бәлки нәкъ шушы очрашу кемнеңдер илһам канатларын ныгытыр, башка берәүгә максатына ирешү өчен омтылыш бирер.
Балтач, Борай, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш районының яшь иҗатчылары, мәктәп укучылары Башкортстанның Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә, танылган язучы Тәнзилә Дәүләтбирдина, танылган язучы, шагыйрә Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Йәшлек” гәзитенең мәдәният һәм әдәбият бүлеге журналисты, шагыйрә Гөлнур Куватова, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, язучы Зөһрә Исламова “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Разифә Сәхапова, шагыйрә Рәсимә Ильясова, танылган шагыйрь, язучы, әкиятче Илдус Тимерханов белән очрашуга чакырулы иде.
Чарада катнашучы балаларны иртәнге якта ремонт эшләреннән соң ялт итеп торган Башкорт аграр-технология колледжы хезмәткәрләре киң колач җәеп каршы алды. Кунакларга, халкыбызның матур гореф-гадәте – кунакчыллык күрсәтелеп чәйләп алгач, аларның заманча җиһазландырылган уку йорты белән танышу мөмкинлеге дә булды. Аннары балалар һәм аларның укытучылары язучылар, журналистлар белән очрашу узачак тамаша залына үтте.
Илеш районы Мәдәни ял үзәге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев чараны ачып, әлеге очрашуда катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләде.
Һәр каләм иясе чыгышында очрашуда катнашучыларны үз иҗаты белән якыннан таныштырды, сорауларга җавап бирде. Ә инде өлкәннәрнең чыгышы яшь иҗатчыларныкы белән үрелеп баруы күңелгә якын булды. Башкортстанның халык артисты, баянчы Фирдүс Шәрәфуллинның виртуоз уйнавына кушылып җырлаган Илгиз Әхмәтшинның чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Талантлы кеше бар яклап та талантлы икәнлекне исбатлап, Тәнзилә Сәлих кызының экспромт рәвештә җыр башкаруы көчле алкышларга күмелде.
Башкорт аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров чарада катнашучыларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге уку йортында укучы студентларның иҗади сәләтләрен һәръяклап ачуга мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап, балаларны укырга да чакырды.
Республикада беренчеләрдән булып оештырылган әлеге очрашу Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче Бөтен Русия съездына Башкортстан Республикасы Башлыгының күрсәтмәләр исемлегеннән өзекнең 6нчы пунктын тормышка ашыру чикләрендә Илеш районы хакимияте, Илеш районының үзәк район китапханәсе, Башкорт аграр-технология колледжы ярдәмендә узды. Чараны Чараны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Клара Хәлиуллина әзерләп, алып барды.
Зөһрә Исламова.
Фото: авторның шәхси архивыннан