+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2025, 11:50

“Һәркемнең тормышы матур җыр кебек булсын!"

Прокуратураның отставкадагы полковнигы, Башкортстанның атказанган юристы, моңлы тавышлы җырчы Гүзәл Мәсәгутова-Габидуллина шулай ди

“Һәркемнең тормышы матур җыр кебек булсын!"“Һәркемнең тормышы матур җыр кебек булсын!"
“Һәркемнең тормышы матур җыр кебек булсын!"

       Гүзәл Мәсәгутова-Габидуллина белән минем беренче танышуым сәхнә аша булды. Ул игътибарымны танылган шагыйрә, язучы Дилә апа Булгакованың иҗат кичәсендә моңлы тавышы, зифа буй-сыны, эчке зәвыгы чибәр йөзендә чагылуы белән җәлеп итте.
     Ә инде аның юстиция полковнигы, Башкортстанның атказанган юристы икәнен белгәч, бик нык гаҗәпләнгәнемне дә хәтерлим. Кеше күңеле – тирән дәрья, дип, юкка гына әйтмиләр шул. Бүгенге сөйләшүебез дә әңгәмә героемның күңел халәтенә кагылышлы булып, аның тормыш сукмагының ничек итеп моң, музыка дөньясы белән бәйләнүе хакында.

     – Гүзәл, Сезнең өчен музыка иле нәрсә ул?
     – Музыка иле минем өчен үз хисләреңне, кичерешләреңне, тойгыларыңны моң аша белдерү. Мин үзем бер минут та музыкасыз яши алмыйм: ул минем күңелдә, йөрәктә. Музыка булмаса, кеше яши алыр иде микән, дип уйлыйм. Минемчә, музы-
ка – илаһи күренеш.
     – Шушы сихри дөньяга кайчаннан гашыйксыз? Музыка илендәге беренче адымнарыгыз хакында да әйтеп үтегезче?
     – Иң беренче хатирәләрем балалар бакчасы белән бәйле: чарада балалар тезелешеп баскан, ә мин аларның уртасында солистка булып торам һәм җырлыйм. Мәктәптә укыганда бер генә концерт та, чара да минем катнашусыз үтмәгәндер. Җиденче сыйныфта укыганда дусларым белән ул чакта бик популяр булган вокаль-инструменталь ансамбль төзеп, мәктәптә, район Мәдәният сараенда оештырылган концертларда чыгыш ясый идек.
     Ә инде музыкага сөюне әнием тәрбияләде. Ул үзе дә бик матур җырлый, Авыргазы районының Талбазы авылы мәдәният йортында озак еллар эшләде. Әнием Гөлнур Вәли кызы “Башкортстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Балачактан аның җырлаганын тыңлап үстем. Ул, нинди генә эшкә тотынса да, һәрвакыт көйли иде. Менә шул акрын гына көйләвеннән мин аның нинди кәефтә икәнлеген дә белә идем.
    – Балачактан сәхнәдә булсагыз да, юрист һөнәрен сайлагансыз...
    – Мин туксанынчы еллар башында мәктәп тәмамладым. Бу – Русиядә базар реформалары һәм тирән икътисади һәм сәяси кризис чоры. Илебездәге вәзгыять йогынтысы астында, күрәсең, мин юрист булырга карар иттем. Әти дә төпле һөнәр сайлавымны теләде. Әтием Габделбарый Әхмәлетдин улы партиянең Авыргазы районы комитетында инструктор, район гәзитендә тәрҗемәче, озак еллар район Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе булып эшләде. Ул – Кулланучылар җәмгыятенең мактаулы хезмәткәре, Авыргазы районының шәрәфле шәхесе.
    – Прокурорлар булып төгәллек яратучы, аналитик фикер йөртүчеләр эшли. Сез нинди сыйфатларга ия?
    – Мин – нечкә күңелле, хис-тойгылы, җаваплы. Тәвәккәллегем дә бар. Кирәк булса, тауны да урыныннан күчерергә әзермен. Юридик факультетта укыганда прокурор булып эшләрмен дип уйламаган да идем. Прокуратурага эшкә ирем алып килде. Әлбәттә, башта җиңелдән булмады. Үлем, җинаять булган урыннарга барырга, күрергә туры килде. Акрынлап күнектем. Авырлыкларга бирешмәскә, кайгыны үткәреп җибәрә алырдай көчле булырга ачы югалту аша килдем. Шул вакытта әти-әниемә терәк булырга, аларның авыр кайгысын күтәрергә ярдәмләшергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәнергә туры килде. Нинди генә хезмәттә булсаң да, аны яратып башкарырга кирәк. Үз эшемне яратып башкардым. Хәзер мин отставкада.
    – Җитди һөнәр иясе булсагыз да, Сез сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт тапкансыз. Ә бит профессиональ дәрәҗәдә җырлау өчен, сәләттән тыш, белем дә кирәк.
    – Мин үзем өчен гел генә җырлый идем. Якыннарым моны белә һәм табыннарда җырлавымны үтенә иде. Беренче тапкыр сәхнәдә Прокуратурада әзерләнгән үзешчәннәр концертында чыгыш ясадым. Аның оештыручысы, режиссеры, алып баручысы да үзем булдым. Менә шул беренче чыгыштан соң, сәхнәгә тагын да ныграк тартыла башладым. Әгәр дә кешегә нинди дә булса сәләтнең орлыгы салынган икән, ул барыбер кайчан да булса шытып чыга.
    Тормыш юлымда да сәнгатькә якын кешеләр белән бер-бер артлы таныштым, аралаштым, дуслашу даирәсе шулай арта барды. Алар арасында якташым Зифа апа Нагаева да бар иде. Ул мине үзенең концертларына чыгыш ясарга чакырды, канатларымны ныгытты. Вокал буенча аерым дәресләр ала башладым. 2012 елдан Ирина һәм Роман Темновларның “Арт-студия”сендә шөгыльләнәм. Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Дилә апа Булгакова, күренекле татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән танышуым миңа күп нәрсә бирде. Алар сәхнәдәге беренче адымнарымны куәтләүче, дәртләндерүче булды.
    – Репертуарыгызда халык җырлары да бармы?
    – Әйе, халык җырларын бик яратып башкарам. Мин, гомумән, тирән мәгънәле җырларны яратам. Җыр текстының сүзләренә аерым игътибар бирәм. Һәр сүзнең мәгънәсен тамашачыга җиткерәсем килә. Бер генә мисал китерәм: Зөһрә апа Сәхәбиеваның Дилә апа Булгакова сүзләренә иҗат ителгән “Көмешләнгән урман” җырын тамашачыга чыгарганчы мин аның өстендә бик озак эшләдем. Зөһрә апа янына Казанга бардым, аның белән көне буе бергә аралашу, сөйләшүдән тәм табып, рухи азык алудан тыш, әлеге җырның һәр нотасын, һәр сүзнең мәгънәсен тирәнтен өйрәндек. Гомумән, сәхнәгә чыгарасы һәр җыр өстендә кабат-кабат эшләргә кирәклеген яхшы аңлыйм һәм беләм.
     Бүгенге эстрада җырларының кайберләрен мин фастфуд белән чагыштырам. Фастфудның ризык буларак файдасы булмаган кебек, җиңел-җилпе, мәгънәсез җырларны тыңлаудан да күңел сафланмый, рух баемый.
    – “Алма булса, шундый булсын – берсен бишкә бүләрлек! Дустың булса, шундый булсын – синең өчен үләрлек”, дип җырлангандай дусларыгыз бармы?
    – Минем өчен дуслык – бик кадерле, изге мөнәсәбәт. Шуңа күрәдер, бәлки, җан ахирәтләрем үземнән шактый өлкән яшьтә. Дилә апа Булгакова, Халисә апа Сәгыйтова, Зөһрә апа Сәхәбиеваны җан дусларым дип әйтә алам.
    – “Хатын-кыз бәхете” дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз?
    – Безнең җәмгыятьтә халыкның күпчелеге гаиләсендә ир хатыны, балалар әнисе булган хатын-кызга бәхетле дип карый. Болар белән мин дә килешәм, тик хатын-кыз үз һөнәрендә, яраткан шөгылендә, үз-үзе өстендә эшләп, ниндидер уңышка ирешүләрдә дә бәхетле була ала. Бу темага кызым белән дә еш сөйләшәбез, фикер алышабыз. Сәлия бүген Мәскәүдә яши һәм үз һөнәре буенча эшли.
    – Сез, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы, Мәрьям Солтанова исемендәге клуб әгъзасы буларак, иҗтимагый эштә дә активсыз. Шушы хакта да сөйләп үтегез әле.
    – Мин татар җанлымын һәм янымда милләттәшләрем булуы мөһим. Тормышта кем белән аралашуың, дус булуың, нинди мохиттә кайнавың да эзсез калмый.
    – Яшәү көчен каян аласыз?
    – Әти-әнием тәрбияләп торган туган йортымның бакчасында үскән алмагач-чияләрне сагынып кайтам. Шул агачлар астында басып торсам да, көч алам. Күңелемә хуш килгән чарадан, театр һәм концертлардан да яшәү көче алам. Табигать кочагында булырга яратам. Мин урман-кырларда йөргәндә гел генә курай моңын ишетәм...
    – Театрларга йөрергә яратасызмы?
    – Театрны нык яратам. Мин анда барлык мәшәкатьләремне онытам. Иң еш йөргән театрым – Уфа “Нур” татар дәүләт театры. Иң яраткан театр – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Казанга баргач, камаллыларның спектакленә барырга тырышам, үзләренең Уфадагы гастрольләрен көтеп алам. Чит шәһәрләргә сәяхәт иткәндә дә спектакльләргә йөрергә яратам.
    – Соңгы елларда күпләр вакыт җитмәү, 24 сәгатькә сыеша алмау хакында еш әйтә. Имеш, Җир шары тизрәк әйләнә башлаган. Моңа Сезнең карашны да беләсе килә.
    – Бу сорауга җавапны галимнәр бирергә тиештер. Үземә килгәндә, вакытны алга кумыйм, һәр мизгелнең кадерен белергә һәм ләззәт алып яшәргә тырышам.
    – Гүзәл, бүген Сез шәхси концертыгызны үткәрү мәшәкатьләре белән йөрисез. Бу идея кайчан туды?
    – Дустым, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов белән быел СВОдан чираттагы ялына кайткач очраштык. Ул миннән: “Гүзәл, кайчан концертыңны эшлисең инде?” – дип сорады һәм дәртләндерде. Бу идея белән дусларым, якыннарым белән дә уртаклашкач, алар да куәтләде. Шәхси концерт белән тамашачы алдына чыгу – зур җаваплылык, шуңа күрә дә бу эшкә алыныр алдыннан кат-кат уйладым һәм тәвәккәлләдем.
    – Хәзер тамашачы шоу-программага күнекте. Сезнең концертның үзенчәлеге нидә булачак?
    – Шоу-программа булмаячак! Бары тик тере тавышка җырлар яңгыраячак. Концертта Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиевның һәм башка танылган артистларның катнашуы көтелә.
    – Гәзит укучыларыбызга әйтер теләкләрегез?
    – Һәркемнең тормышы матур җыр кебек булсын!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас