+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 ноябрь 2025, 02:45

Артистлар авылы булачак

Автор-башкаручы Айдар Тимербаев туган авылында артистлар исеме белән аталган йортлар төзи башлаган.  

Артистлар авылы булачакАртистлар авылы булачак
Артистлар авылы булачак

Бу хакта ул «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләде.

«Без «Айдардус» авылын төзеп ятабыз. Аңа кергән урында авылның атамасы язып куелган. Авылда бик-бик кызыклы әйберләр булачак. Кыскача гына әйтеп үтсәм, анда әлегә 6 йорт төзелде. Аның берсе Салават Зәкиевичныкы, берсе Илсөя Бәдретдинованыкы, берсе Рифат Зариповныкы, берсе Рамазановлар, берсе Фазлыевлар һәм берсе Мирзаяновларныкы. Бу – алар исемен йөртүче, алар үзләре дә кайтып ял итә торган йортлар.

Авылда башка бик матур корылмалар да төзеп ятабыз. Әлегә барлык серләрне дә ачып бетермик. Инде бу хакта сөйлисе дә килмәгән иде, сез сорагач кына әйтергә туры килде. Менә шундый хыяллар белән яшәп ятабыз», – ди композитор.

«Хыялларыгыз да зурдан икән бит! Идеяләр каян килә Сезгә? Планнарыгыз ниндирәк?» – дип тә кызыксына тапшыруның алып баручысы.

«Бу авылны җанландырып җибәрү максаты белән эшләнде. Минем анда пекарням да бар. Әти 35 ел буе җитәкләгән пекарняны җимермәкчеләр иде, мин аны сатып алдым да, тергезеп, хәзер шунда икмәк-күмәч ризыклары пешерәбез. Бер бик тә матур, элек яшелчә бакчасы булган җирне үземә законлаштырдым, күл ясадым, балыклар җибәрдем. Хәзер шунда артистлар исемен йөртүче йортлар да төзим», – ди ул.

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/berse-ilsoyaneke-berse-aidar-timerbaev-artistlar-avyyly-tozi-5876277


 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас