

Киңәшмәдә Башкортстан продюсерлары клубы эшчәнлеге һәм анда катнашучыларның яңа проектлары турында фикер алыштылар. «Территория 3000» бизнес-үзәгенә нигез салучы Әдил Юлдашев креатив индустрияләрнең төрле юнәлешләрен берләштерүче яңа кластер булдыру концепциясен тәкъдим итте.
Башлангыч иҗади лабораторияләр эше һәм тематик чаралар уздыру өчен махсуслаштырылган мәйданчык булдыру күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлеге сайлап алырга һәм ярдәм чараларын билгеләргә кирәк. Башкортстан Башлыгы республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә яңа объект төзү өчен мәйданчык буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
– Без республика шәһәрләрендә планлы рәвештә креатив кластерлар булдырабыз һәм сезнең проектка ярдәм итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров. - Бу җәһәттән без инвесторлар өчен преференцияләр системасына охшатып куллана торган стимуллаштыру чараларының киң комплексы бар.
«Вайбрейшн» креатив киңлеген үстерү турында эшкуар Артем Әхмәтов, «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең хокук мәсьәләләре буенча директоры Алмаз Манаков - Миякә районында «Беренче маяклар» креатив экспедициясе , «Зур визуал – кече бизнес» проекты турында welko креатив студиясенә нигез салучы Әнвәр Абдрәфыйков сөйләделәр.
Очрашуның азырында Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, креатив кластерда катнашучылар үз ресурсларын төгәл бәяләүгә һәм ситуация үзгәрешләренә оператив җавап бирүгә мохтаҗ.
- Вакыт гади түгел, әмма бу күңел төшенкелегенә сәбәп түгел, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең бурыч - бизнес сигналларын игътибар белән күзәтеп тору һәм кирәк булганда аңа ярдәм күрсәтү. Тулаем алганда, безнең креатив индустрияләрне үстерү өлкәсендә эш итү планы бар, һәм без аны үтәячәкбез.
Фото: glavarb.ru