+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 ноябрь 2025, 05:30

“Фоторепортаж – ул югары пилотаж”

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты, театр-җәмәгать эшлеклесе Вячеслав Стрижевскийга – 85 яшь

“Фоторепортаж – ул югары пилотаж”“Фоторепортаж – ул югары пилотаж”
“Фоторепортаж – ул югары пилотаж”


Вячеслав Александрович үзе бу пилотажны күптән үзләштергән: аның фоторәсемнәре гаҗәеп энергетика белән тулы. Гади генә көнкүреш әйбере булсынмы, я атаклы шагыйрьнең портретымы, әллә очраклы берәр хәлме – һәр нәрсә гаҗәеп күренә.

Вячеслав Стрижевский 1940 елда Мәскәүдә туа. Бер елдан Бөек Ватан сугышы башлана һәм әнисе өч улы белән Башкортстанга, Ключарево авылына эвакуацияләнә. 1942 елның мартында әтисез калалар.
– Шулай итеп, әни безгә әни дә, әти дә, дәү әти һәм дәү әни дә булды. Ун ел авылда гомер иткәннән соң Уфага күчендек, – ди Вячеслав Александрович.
21нче мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлагач, геология-разведка техникумын, аннары Уфа сәнгать институтының режиссерлык факультетын, ГИТИС каршындагы сәхнә сәнгате эшлеклеләренең югары мәктәбен тәмамлый, шунда ук кандидатлык диссертациясен яклый.
– Әмма минем төп университетларым – күренекле Русия һәм Башкортстан мәдәнияте эшлеклеләре белән дуслык, – ди Вячеслав Стрижевский.
60нчы еллар уртасында республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларында фотохәбәрче булып башлап, ул күпләр (һәм үзе!) өчен көтелмәгәнчә “Башфото-Нур”ны җитәкли. Вячеслав Александрович 1983 елда Урыс драма театры директоры итеп билгеләнә һәм театр 15 ел дәвамында аның җитәкчелегендә уңышлы эшли, бик күп үзгәрешләр кичерә, яңа үрләр яулый.
Ә инде 1998 елдан – Опера һәм балет театры директоры һәм бер үк вакытта мәдәният министры урынбасары булып эшли.
Шушы көннәрдә Вячеслав Стрижевский 85 яшен билгели. Ул элеккечә үк фотография белән мавыга: фотога төшерә, күргәзмәләр оештыра һәм альбомнар чыгара.
“Бер фотограф театры” дип аталган коллажларга һәм серияләргә берләштерелгән зур форматлы төсле фотографияләрдән торган күргәзмә авторның 85 яшенә багышланган. Ул М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның “Иҗат” күргәзмәләр залында урнашкан.
Фотокүргәзмә залының беренче модуле 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, ветераннарга, тарихи хәтергә һәм буыннар дәвамлылыгына багышланган. Икенче модуль мәдәният, сәнгать, фән, спорт, космонавтика, медицина, авыл хуҗалыгы тармакларының күренекле вәкилләре портретларын тәкъдим итә. Театрга багышланган фотосурәтләр аерым урын алып тора. Өченче модульнең лирик темасы – туган шәһәр һәм Башкортстан матурлыгы. Аерым модуль – дәүләт җитәкчеләре, руханилар, ватандашлар, медицина хезмәткәрләре портретлары. Шулай ук гореф-гадәтләр, халыклар дуслыгы, туган як байлыгы темалары да ачыла.
– Экспозициядәге һәр фотосурәт – ул Башкортстан табигатенең матурлыгын, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең портретларын, шулай ук республика тормышын чагылдыручы тарихның бер мизгеле.
“Бер фотограф театры” – сурәтләр коллекциясе генә түгел. Ул — Вячеслав Стрижевскийның үзе объектив аша сөйләгән иҗади автобиографиясе. Бу театр эшлеклесенең профессиональ тәҗрибәсе аның фотографик күзаллавын баетуын, һәр кадрны тирән сюжетлы һәм ачык характерлы тәмамланган пьесага әверелдерүен күрү мөмкинлеге, – диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова күргәзмәне ачу тантанасында.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас