-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 ноябрь 2025, 07:10

Һәммәсе дә диярлек "ясалган"

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев  пластик операцияләргә үтә дә кискен карашта. 

Һәммәсе дә диярлек "ясалган"
Һәммәсе дә диярлек "ясалган"
 “Башкирская домохозяйка” буларак билгеле блогер Миләүшә белән әңгәмәсендә ул шул хакта да әйтә.

Мәгълүм булуынча, блогер ашказанын кечерәйтте, бик нык ябыкты, хәзер инде пластик операция ясатырга, битләрен тарттырырга җыена. Әнвәр исә мондый процедураларга кискен каршы.

– Әниләрне, әбиләрне карагыз, алар нинди матурлар! 25-30 яшьлек чагындагы фотоларына күз салыгыз: косметикасыз, операциясез дә аларның барысы да үз урынында, барысы да матур! Хәзер исә 18 яшьлек кызларның һәммәсе дә диярлек “ясалган”, башта – иреннәре, аннары үзләре керә. "Подушка безопасности", диярсең, – ди ул.

Моннан тыш, блогер артисттан ничек шулай һаман матур, яшь килеш калуы белән кызыксынган. Җырчы исә әйбәт туклануын, ләкин тормышында стрессларның да күп булуын әйткән.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас