+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 ноябрь 2025, 05:35

Мондый очрашулар бик кирәк!

Илеш районының Башкорт аграр-технология колледжында иҗат кичәсе узды

Мондый очрашулар бик кирәк!Мондый очрашулар бик кирәк!
Мондый очрашулар бик кирәк!


Тормышта язмышыңны үзгәртерлек бары тик бер очрашу булырга мөмкин. Гадәттә, моны инде шактый гомер юлы узгач кына аңлыйсың. Кем белә, бәлки нәкъ шушы очрашу кемнеңдер илһам канатларын ныгытыр, икенче берәүгә максатына ирешү өчен омтылыш бирер.

Балтач, Борай, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш районнарының яшь иҗатчылары, мәктәп укучылары белән очрашуга Башкортстанның Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә, танылган язучы Тәнзилә Дәүләтбирдина, танылган язучы, шагыйрә Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Йәшлек” гәзитенең мәдәният һәм әдәбият бүлеге журналисты, шагыйрә Гөлнур Куватова, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, язучы Зөһрә Исламова, “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, шагыйрә Рәсимә Ильясова, танылган шагыйрь, язучы, әкиятче Илдус Тимерханов килде.
Чарада катнашучы балаларны ремонттан соң ялт итеп торган Башкорт аграр-технология колледжы хезмәткәрләре колач җәеп каршы алды. Кунакларга заманча җиһазландырылган уку йорты белән танышу мөмкинлеге дә булды. Аннары балалар һәм аларның укытучылары язучылар, журналистлар белән очрашу узачак тамаша залына үтте.
Илеш районы Мәдәни ял үзәге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев чараны ачып, очрашуда катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләде.
Илеш районы мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Зимфира Минһаҗева әлеге очрашу киләчәк буынны тәрбияләүдә, туган телгә мәхәббәт хисләрен ныгытуда зур роль уйнавын ассызыклады.
Һәр каләм иясе үзенең чыгышында очрашуда катнашучыларны үз иҗаты белән якыннан таныштырды, сорауларга җавап бирде. Өлкәннәрнең чыгышы яшь иҗатчыларныкы белән үрелеп барды. Башкортстанның халык артисты, баянчы Фирдүс Шәрәфуллинның виртуоз уйнавына Илгиз Әхмәтшинның кушылып җырлавы ямь өстенә ямь булды. Талантлы кеше бар яклап та талантлы икәнлекне исбатлап, Тәнзилә Сәлих кызының экспромт рәвештә җыр башкаруы көчле алкышларга күмелде.
Башкорт аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров чарада катнашучыларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге уку йортында укучы студентларның иҗади сәләтләрен һәрьяклап ачуга мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап, үсмерләрне укырга да чакырды.
Республикада беренчеләрдән булып оештырылган әлеге очрашу Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче Бөтенрусия съездына Башкортстан Республикасы Башлыгының күрсәтмәләр исемлегеннән өзекнең 6нчы пунктын тормышка ашыру чикләрендә Илеш районы хакимияте, мәгариф идарәсе, үзәк район китапханәсе, Башкорт аграр-технология колледжы ярдәмендә узды. Чараны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.

Зөһрә ГАЛИЕВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас