+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 ноябрь 2025, 11:55

"Сине көтәләр" - сәхнәдә!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мөнир Кунафинның “Сине көтәләр” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды.

"Сине көтәләр" - сәхнәдә!"Сине көтәләр" - сәхнәдә!
"Сине көтәләр" - сәхнәдә!



“Сине көтәләр” – сәхнә уены түгел, ә документаль театр. Спектакль вербатим жанрында, ягъни спектакльдә реаль чынбарлыктан алынган монологлар, диалоглар кулланыла. Алар автор тарафыннан махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкаларга баргач язып алынган.
Спектакльнең режиссеры – Азат Җиһаншин, рәссамы – Полина Емельянова. Төп рольләрдә Айрат Фатыйхов, Гөлназ Кашапова, Илгизә Муллабаева, Айдар Хөснетдинов.
Сугышчылар – Рушат Мөдәрисов, Фәнил Гайзетдинов, Эльмир Хәертдинов, Альберт Шәйхетдинов, Илшат Салаватов һәм Динар Тимершәехов. Әни образын Резида Фәхруллина һәм Рәсимә Гайфуллина гәүдәләндерәләр.
Әсәрдәге персонажлар позывнойлар белән билгеләнгән. Алар бүген махсус хәрби оперция зонасындагы Башкортстан егетләрнең чын позывнойлары.
Театрның кече залында барган бу спектакльнең үзәгендә төп геройларның – яудагы Фаилнең һәм аның хатыны Айгөлнең уй-кичерешләре бирелә. Фаил - ике елдан артык вакыт туган ягына, гаиләсе янына ялга кайтмаган сугышчы. Моның сәбәбе – яудаш ир-егетләрне калдырып китәргә теләмәве. Ә инде аның хатыны Айгөл ире янына үзе бара һәм андагы сугышчыларның тормышы белән таныша, барысын да үз күзләре белән күрә. Нәкъ СВО зонасында Айгөл сугышчыларның сынмас рухын нәрсә күтәргәнен аңлый. Көн дә үлем белән күзгә-күз карашкан ир-егетләр туган якларын сагынуларын җыр-моң белән баса, тылдан килгән посылкаларга, хат-хәбәрләргә сөенә. Сугышчыларга озатылган маскировка челтәрләренең никадәр кирәклеген, балалар язган хатларның, нәни куллары белән ясаган сурәтләрнең дә алгы сызыктагыларга рухи көч биргәнлеген, мөһимлеген аңлый.
Алда әйтүемчә, бу документаль спектакль. Шуңа күрә дә режиссер гади ысулларны кулланган, ясалмалылык сизелми. Татар театрында урысча сүзләр кыстырып сөйләшүгә дә бу очракта артык игътибар итмәскә буладыр, чөнки бу да тормышыбызның чынбарлыгы. Монологлар, диалоглар күп булган, антрактсыз сәгать ярым барган спектакль ялкытмый. Ә инде хәбәрсез югалган улын Ростовка эзләп баручы ана образы залдагы бик күпләргә таныш уй-кичерешләрен янәдән үткәрергә мәҗбүр иткәндер.
Яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә өйләренә таралышкан тамашачыларның күңелендә бары тик бер генә теләк булгандыр: “Каһәрле сугыш тизрәк тәмамланып, Һәр сугышчы өенә исән-имин тизрәк кайтсын! Сезне көтәләр!”

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас