-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2025, 13:35

"Кыш җитәр, ә син юк..."

"Бигрәкләр дә ышану кыен инде Резидә ханымның шушы якты дөньяда юклыгына", - дип яза җырчыны яратып искә алучылар.

"Кыш җитәр, ә син юк..."
"Кыш җитәр, ә син юк..."
Татарстанның халык артисты, мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы видео чыкты. Анда Резидә Айгөл Вәлиуллинаның «Тормыш сукмагы» дигән шигырен сөйли.

«Тормыш сукмагы» – Айгөл Вәлиуллина шигыре... Резидә апам, тиздән кыш җитәр, ә син юк... Син калдырган истәлекләрне карыйбыз, җырларыңны һәрдаим тыңлап, сине юксынабыз. Рәхмәт сиңа җырларың өчен. Синең җырларың һәм иҗатың мәңге яшәр», – дип язып куйганнар видео янына.

«Сагынабыз сине», «Бигрәкләр дә ышану кыен инде Резидә ханымның шушы якты дөньяда юклыгына», "Күңел ышанмый. Урының оҗмах түрләрендә булсын", дип язалар комментарийларда.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас