+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 ноябрь 2025, 04:00

"Берәр нәрсә уйларбыз, малыш..."

Җырчы Ләйлә Галиева Фирдүс Тямаевның концертларына ешлады әле. 

"Берәр нәрсә уйларбыз, малыш...""Берәр нәрсә уйларбыз, малыш..."
"Берәр нәрсә уйларбыз, малыш..."
Ул Фирдүснең Башкортстанда узган концертына  да килгән.

Сәхнәгә бүләк тотып менгән һәм, гадәттәгечә, үзенең популяр «Каенкаем» җырын башкарган.

Видеодан күренүенчә, Фирдүс аны кочаклап алган. «Яратыйм әле үзеңне. Ләйлә, молодец! Концертларыңны башлап җибәрдең. Тавышың матур, буй-сының бар, сиңа бик күп егетләр смслар яза. Артист яратылып яшәргә тиеш. Концерттан соң керерсең, яме, берәр нәрсә уйларбыз, малыш!» – ди ул, уены-чыны белән.

Әйткәндәй, Ләйлә май аенда да Фирдүснең концертына килеп, "Каенкаем"ны җырлап киткән иде. Бу бер традициягә әйләнде булса кирәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас