-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 ноябрь 2025, 07:30

"Урыс телле балалар үстерәләр..."

"Татар тамашачысын файдаланып акча эшлиләр һәм урыс телле балалар үстерәләр. Һәм болар татар мәдәни дөньясына хезмәт итүче булып санала инде...", - дип язган берәү Алсу белән Азат Фазлыевлар турында.

"Урыс телле балалар үстерәләр..."
"Урыс телле балалар үстерәләр..."
Алсу Фазлыева язылучыларының тискәре шәрехләренә җавап бирде.

Аның сүзләренчә, Зифаның теле озак ачылмаган. Белгечләр моны кызның берьюлы ике телдә — өйдә татарча, ә балалар бакчасында урысча сөйләшүе белән аңлаткан. Аларга бала белән бер телдә генә сөйләшергә киңәш иткәннәр. Фазлыева кызы белән урысча гына сөйләшкән, ниһаять, бала сөйләшә башлаган.

"Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Ике улыбыз да татарчаны камил белә. Пычрак сүзләр язганда уйлабрак языгыз", - дигән Алсу.
 
Безгә калса, Фазлыевларның балалары бигрәк тә татар җанлы.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас