Спектакльләр М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма, Уфа “Нур” татар дәүләт театрлары сәхнәләрендә күрсәтеләчәк. Камаллылар соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә.
Ике республика театрлары арасындагы алмаш гастрольләр ел саен булып тора. Быелгы алмаш гастрольләр бер үк вакытта уза.
Ә инде “Нур” театры Казанга гастрольләр белән 2026 елның апрелендә барачак.
Әйткәндәй, камаллыларның репертуары быел да кызыклы. 11 ноябрьдә
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым”, 12, 13 ноябрьдә Резеда Гобәеваның “Казанга Тукай кайткан”, 14 ноябрьдә Туфан Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә”, 15 ноябрьдә Әсхәт Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын”, 16 ноябрьдә Коки Митаниның “Көл” спектакльләре күрсәтеләчәк.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Резеда Гобәеваның “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакле 13 ноябрьдә күрсәтеләчәк. Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” спектаклен – 14 һәм 15 ноябрьдә, Рөстәм Галиуллинның “Көзге кайтаваз” спектаклен 16 ноябрьдә тамаша кылырга мөмкин булачак.