+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 ноябрь 2025, 04:35

“Музыка – тормышымның аерылгысыз өлеше!”

Яшь дирижер Хәйдәр Вәлиев башкорт музыка сәнгатен популярлаштыруга зур өлеш кертә

“Музыка – тормышымның аерылгысыз өлеше!”“Музыка – тормышымның аерылгысыз өлеше!”
“Музыка – тормышымның аерылгысыз өлеше!”

 

      Хәйдәр Вәлиев башкорт музыка сәнгатен саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга керткән өлеше һәм республикадан читтә хор сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Хәйдәр Вәлиев – халыкара, бөтенрусия, республика дирижерлык бәйгеләре лауреаты.

     Хәйдәр Вәлиевны бик күпләр  кечкенә чагыннан ук “зәңгәр экраннар” аша таный һәм белә. Ул дүрт яшьенннән “Тамыр” телеканалының тапшыруларында катнаша.

     – “Тамыр”да тәүге адымнарымны “Сәңгелдәк” тапшыруында башладым. Гаиләбездәге музыкага, сәнгатькә булган сөюне ул тагын да арттырды, сәхнәгә беренче җырым белән дә ул алып чыкты. “Тамыр”да чын мәгънәсендә иҗат мәктәбен уздым дип әйтә алам. Анда мин вокаль ансамбльнең солисты булдым, бик күп фильмнарда төштем, тапшыруларда катнаштым. Остазларым Сәлимә Исламова, Гөлшат Юлмөхәммәтова, Гөлназ Колсаринага, шулай ук, сәхнәдәге беренче адымнарымны ясауда зур ярдәм, этәргеч биргән әти-әниемә рәхмәтлемен, – ди Хәйдәр.

     Хәйдәр Вәлиев Ләйсән белән Илһам Вәлиевларның тату гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.  Әйе, халкыбызда “Алма агачыннан ерак төшми”, “Атадан күргән – ук юнган” дигән мәкальләр юкка гына тумаган. Хәйдәрнең әтисе  – Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, татар-башкорт эстрадасының  танылган  җырчысы Илһам Вәлиев. 

     Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, Хәйдәр икеләнеп тормый – Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Тырышып уку белән беррәттән, сәнгать дөньясында да кайный. Шулар арасында 2019 елда  “ТЭФИ-Регион” премиясенә лаек булучы беренче башкорт яшьләр сериалы “Бирешмә”дә төшү бәхетенә ирешә. 

     – Уфа сәнгать училищесында уку миңа күпне бирде. Профессиональ дәрәҗәдә академик музыкага тартылуым да училищеда укый башлагач булды, чөнки аңа кадәр мин күбрәк эстрада музыкасы белән шөгыльләнә идем. Һөнәремне Ләлә Үтәшевада үзләштердем, – ди Хәйдәр.

     Уфа сәнгать училищесын хор дирижерлыгы белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач,  үз алдына зур максатлар куйган Хәйдәр  Мәскәүгә укырга китә.

     Бүген ул – Гнесиннар исемендәге Русия Музыка академиясе студенты, “Академик хор дирижерлыгы” белгечлеге буенча магистратурада укый.

     – Икенче-өченче курсларда укыганда укытучым Павел Карпов мине конкурсларга җибәрә башлады. Беренче конкурс – Тулада, икенчесе Уфада булды. Нур Даутов, Салават Низаметдинов, Рәфыйк Сәлмәнов һәм башка композиторларның башкорт халык җырлары, хор өчен иҗат ителгән әсәрләре белән дирижерлык иткәндә, мин башкорт хор музыкасына гашыйк булдым, – ди Хәйдәр Вәлиев.  

     – Академик башкорт һәм татар музыкасын пропагандалауның  үзем сайларга теләгән юл икәнлеген аңладым.   Шул чакта мин башкорт әсәрләрен практикада да ала башладым. Йөз кешедән торган зур хор белән дирижерлык иткән дәүләт имтиханында биш солист бар иде һәм аларның берсе – минем әти. Аның белән чыгыш ясау минем өчен зур мәртәбә булды.

     Озакламый Хәйдәр Вәлиев “Дуслык” вокаль ансамблен оештыра.  Ул Русия һәм Төньяк Кавказ халыкларының академик эшкәртмәләрен башкара.

    – Өченче курста укыганда Мәскәүдә башкорт, татар һәм башка халыкларның милли музыкасын пропагандалауга юнәлтелгән хор оештыру идеясе туды. Ансамбльне 2023 елда оештырдым. Миңа Башкортстан Республикасы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе ярдәм итте. Алар бина бирделәр, беренче тыңлауны оештырырга булыштылар, анда Башкортстаннан булган студентлар килде – алар арасында һәвәскәрләр күп иде. Аннары инде мин бу эшкә Гнесинка студентларын җәлеп итә башладым, һәм без профессиональ дәрәҗәгә чыктык. Бәхетебезгә, Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын оттык, киемнәр тектердек. Озакламый Калининград өлкә филармониясенә беренче гастрольләргә чакырдылар. Аннан соң Уфага килдек, Башкорт дәүләт филармониясендә чыгыш ясадык, бу да җаваплы һәм кызыклы тәҗрибә булды.

     Коллектив ике ел эшләү дәверендә  инде биш зур сольный концерт куйды, шулай ук the Multimedia Art симchestra симфоник оркестры белән өч зур концерт булды. Аларның берсе – күренекле җырчы Ренат Ибраһимов истәлегенә оештырылган концерт. Анда мин беренче тапкыр симфоник дирижер ролендә чыгыш ясадым, әтием Резеда Әхиярованың Габдулла Тукай ариясен башкарса, мин симфоник оркестр һәм хор белән дирижерлык иттем.  Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Гнесинка кебек сәхнәләрдә чыгыш ясау  безнең өчен  зур дәрәҗә  һәм тану.

     Репертуарны халыкларны берләштерү максатыннан чыгып сайлыйм. Бу безнең ансамбльнең төп максатларының берсе булып тора. Башкорт һәм татар җырларын гына түгел, төрле халыкларның фольклор энҗеләре – казах, таҗик, белорус, украин җырларын да заманча академик эшкәртүдә башкарабыз. Шулай ук дөньяви хор миниатюраларына һәм композиторларның, шул исәптән хәзерге заман композиторларының зуррак әсәрләрен дә репертуарыбызга кертәбез, – ди яшь дирижер Хәйдәр Вәлиев.

     Хәйдәр Илһам улының бүгенге уңышлары – аның тырышлыгы, үз өстендә армый-талмый эшләве, максатчанлыгы, үҗәтлегендәдер, мөгаен. Чөнки Ходай биргән сәләтне үстерү өчен бик күп көч салырга кирәклеген һәркем яхшы белә.

      Әти-әнисеннән яхшы, үрнәкле тәрбия алган Хәйдәр үзе дә гаилә корган, Ислам кануннарын үз итеп, биш вакыт намазын калдырмый.

      – Музыка – тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Мин барысы өчен дә Аллаһыма рәхмәтлемен! – ди  Хәйдәр Илһам улы.

      Аңа киләчәктә дә барыр юлыннан тайпылмыйча, хыялларына, максатларына ирешүен телибез!

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас