+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 Ноября 2025, 02:20

"Озак вакыт кабул итмәделәр..."

Дилә Нигъмәтуллинаны каенанасы һаман да элекке килене исеме белән атый икән. 

"Озак вакыт кабул итмәделәр...""Озак вакыт кабул итмәделәр..."
"Озак вакыт кабул итмәделәр..."
Җырчы тормыш иптәшенең әти-әнисенә кунакка кайткан.

Шул уңайдан җырчы каенанасы белән бәйле кызыклы фактлар язып куйган.

«Кияүгә чыкканнан соң, икенче елга мин аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алып киттем – бераз якынаер өчен. Иремнең әти-әнисе озак вакыт мине «кабул итмәде». Хәзер, Әлхәмдүлилләһ, бик тату яшибез, мин аларны нык яратам.

Без инде 8 елдан артык өйләнешкән, тик каенанам мине әле дә (гадәт буенча) иремнең элекке хатынының исеме белән атый. Миңа башта ошамый иде, тик аннан ияләштем инде.

Характеры буенча каенанам үз сүзен беркайчан да бирми. Бу яктан без аның белән охшаш, шуңа еш кына юк-барга да бәхәсләшәбез. Ирем бездән көлә, килен каенанасына охшаган, ди. Мин аны «ут хатын» дип атыйм. Мин аның энергиясенә шаккатам. Исән-сау гына була күрсен», – дип яза ул.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас