Ыңгырашып ауган каен сыман
Әгәр аусам көчле җилләрдә,
Җырым кала, шигырьләрем кала,
Язмышымны минем сөйләргә...
Дөресен генә әйткәндә, бу шигырьнең ничәнче елда язылганын да, ничек итеп минем кулыма килеп эләгүен дә белмим... Шуңа карамастан, бу юлларны язучы кеше күрәзәче булгандыр, дисәм, бер дә ялгышмам. Әлеге шигырьне язганда ул үзенең кинәт чирләп китүен дә, бик яшь килеш бу дөньядан китеп барачагын да, ә иҗатташ дуслары хәйрия концертларын үткәрәчәген дә белгәндер, сизгәндер. Алдан күрә белгән кеше генә мондый юлларны язаладыр.
Алтын көзнең ямьле кичләрендә Бүздәк районының Таулар, Уран авыллары мәдәният йортларында хәйрия концертлары узды. Бу чара популяр җырлар авторы, үзенең әсәрләре белән күпләрнең күңелен әсир иткән Ирек Габдрахмановның иҗатына багышланды.
Чараны җанландырып, Ирек абыйның якын дуслары Люция Гарифуллина һәм Халит Насыйпов һәр чыгыш ясаучыны бер-бер артлы сәхнәгә чакырдылар.
Концертта Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова, Казан кунагы, яшь җырчы Инсаф Гәрәев, башкалабыз Уфа шәһәреннән килгән күп конкурслар лауреатлары, дипломантлары Мәрьям Мәкъсүтова, Флүзә Гыйлемханова, Лилия Хәмитова, Рәзинә Семенова, Рузил Якупов, Туймазы шәһәреннән талантлы җырчы Рәзил Ганиев, Калтасы районыннан автор-башкаручы Фәнисә Зарипова, Кушнаренко районыннан “Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесе Роза Якупова, Чакмагыш районыннан Айсылу Такыянузова, Чишмә районыннан Альбина Якупова, Бүздәк районыннан виртуоз баянчы Әлфир Сөләймановның чыгышларын тамашачы көчле алкышлар белән бәяләлде.
Концерт барышында Ирек Мәгъсүм улының туган ягына, туган авылына, газиз әнкәйләргә, дусларына багышланган җырлар белән беррәттән, мәхәббәт, хыянәт, сагыну турындагы җырлар бер-берсенә үрелеп барды.
Тамашачылар арасында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Рөстәм Хаҗиевның әнисе Лилия Нәфыйк кызы, Илмир Гыймалетдиновның әтисе Тимерҗан Садрислам улы, бүген СВОда сугышучы егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары да бар иде. “Әнием, елама” дигән җырны Халит Насыйпов аларга багышлап башкарганда күпләрнең күзләре яшькә чыланды. Бу җырны залдагы халык басып тыңлады.
Кичәнең икенче өлешендә Ирек Мәгъсүм улының “Җырларым сездә кала” дигән яңа гына табадан төшкән китабыннан шигырьләр укылды. Якын дустыбызның исән чагындагы хыялы тормышка ашты, Аллаһка шөкер! Бу китапка соңгы елларда иҗат ителгән, бүген җырчылар башкаруында халкыбызның яратып тыңлаган 160 җыры һәм Ирек абыйга багышланган бер шәлкем шигырьләр кертелде. Китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Халит Насыйповка, Рәзил Ганиевка, Зилә Хисаметдиновага зур рәхмәтләремне җиткерәм һәм аларга иҗади уңышлар телим. Китап сатканнан һәм хәйрия концертыннан килгән акчага без, Ирек Габдрахмановның иҗатташ дуслары, аның мәңгелек йортына кабер ташы куярга булдык.
Бу чарада Ирек Габдрахмановның Франциядә яшәүче бертуган апасы, аның җәсәден туган авылына алып кайткан Гүзәлия Мәгъсүм кызы, Уфада яшәүче бертуган энесе Нур Мәгъсүм улы да бар иде. Алар шушы концертны оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген мондый чаралар уздыру бик зур әһәмияткә ия, чөнки алар ватанпәрвәрлек хисләрен үстерә, халыкларны якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә, җыр-моңга мәхәббәтебезне арттыра. Ирек Мәгъсүм улының иҗатташ дуслары исеменнән Бүздәк районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Зәлидә Илмәтовага, Мәдәният сарае мөдире Илнур Нуриәхмәтовка, Таулар авылы мәдәният йорты мөдире Әлфия Газизовага, Уран авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Ергизовага бу чараны матур итеп оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗади уңышлар телибез.
Язмамны бертуган апам Зилә Хисаметдинованың яңа шигыре белән тәмамлыйм.
Язмышыңны алдан күрә белдең,
Сизеп тордың тиздән китәсең.
Тик шулай да һаман өмет иттең
Газраилнең сиңа тимәсен.
Беркөн килеп сүнде якты шәмең,
Йомылдылар синең күзләрең.
Җырлар калды якты бер эз булып,
Әйтелмичә калды сүзләрең.
Гомер кыска, җырлар мәңгелек лә,
Җырларыңда мәңге яшәрсең.
Хыялыңда йөрткән Ирек булып,
Чагу йолдыз булып янарсың.
Гүзәл Яппарова.
Уфа шәһәре.