

Аларның «Кәшифә» кушаматлы песиләре югалган. Бу хакта алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.
«Кәшифәбез югалды. Инде ничәнче көн өйгә кайтмый. Әни елый... Песи безгә әбине (тещаның әнисен) җирләп кайтканнан соң килгән иде. Шуннан бирле безнең белән. 7 ел… Исәндер дип ышанабыз. Көтәбез», – дип язган Данир.
«Безнең мәчебез югалды. Безнең Кәшифә. Без бик борчылабыз, әни елый. Ул – песи генә түгел, безнең гаилә әгъзасы да. Ул безгә әнинең әнисен җирләп кайткач килеп кергән иде. Без аны кабул иттек, аңа яхшы шартлар тудырдык, аны яраттык. Бер атнадан артык ул өйгә кайтмады. Аның белән барысы да яхшыдыр һәм кайсыгыздыр «без аны шунда күрдек» дип язар кебек», – дип борчылуын белдерә Миләүшә.
Йорт хайваннары гаилә әгъзасына әйләнә шул инде. Исән-имин табылыр, тынычланыгыз, дип юата дуслары Сабировларны.