+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 ноябрь 2025, 11:50

Чын язучы тыйнак була!

Бүген Уфада республиканың Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә күренекле журналист, прозаик һәм тәрҗемәче, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Морзакаевның 75 яшенә багышланган әдәби очрашу узды.

Чын язучы тыйнак була!Чын язучы тыйнак була!
Чын язучы тыйнак була!

Чарада язучының иҗатташ дуслары, якыннары, иҗатын сөючеләр, студентлар катнашты. Факил Салих улы, гомер бәйрәменә җыелучыларны сәламләп, иҗат һәм тормыш юлы, ничек итеп әдәбиятка килүе турында сөйләп үтте.

Ул Миякә районының Каран авылында колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң, күршедәге Садовый поселогында урта белем алган. Биккол авыл Советы хезмәткәре булып эшләгән. Актив авыл хәбәрчесен районның “Октябрь” гәзитенә эшкә алганнар. Тәрҗемәче дә, бүлек мөдире дә, җаваплы секретарь да, мөхәррир урынбасары да булган.

1975 елдан “Совет Башкортостаны"ында эшли, 1985 елда бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Аннары, 1986 елдан башлап, «Башкортостан кызы» журналының җаваплы сәркатибе була. 1996 елда яңадан «Башкортостан» гәзитенә баш мөхәррир урынбасары сыйфатында кайта. 2011 елдан Факил Салих улы «Һәнәк» юмористик журналын үстерүгә үз өлешен кертә, баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.

Язучы башта тәрҗемә эше белән күбрәк шөгыльләнүен, проза әсәрләре язуга соңрак тотынуын билгеләп китте. Башкортстан “Китап” нәшриятында даими рәвештә җыентыклары чыгып торуга рәхмәтле булуын белдерде.

Факил Морзакаевның әдәби мирасы бай һәм киң кырлы. Ул - тирән һәм үткен сүзле повестьлар, хикәяләр авторы. Бу хакта Башкортстанның халык шагыйре Флүр Галимов үз чыгышында җылы итеп искә алды. Ул 19 повесть авторы булган Факил Салих улының иҗатын “олпат әдәби багаж” дип атады, аның прозасында психологик тоемлауның көчле булуын, көнүзәк проблемаларның оста яктыртылуын билгеләде.

“Ағиҙел” журналының җаваплы секретаре Луиза Кирәева язучы иҗатының якты һәм ихлас, үсмерләр өчен аңлаешлы һәм фәһемле икәнен ассызыклады. Ул тәрҗемә эшенең искиткеч тырышлык һәм осталык таләп итүен, бу уңайдан Факил Морзакаевның тәрҗемә остасы булуын да билгеләде.

Чыгыш ясаган һәр язучы, журналист Факил Морзакаевның бик талантлы, ләкин үтә тыйнак, итагатьле кеше булуын билгеләде. Тәлгать Сәгыйтов, Фәнис Янышев, Мирсәет Юнысов, Салават Кәримов, Илгиз Ишбулатов, Зәки Әлибаев, Флүсә Назаргулова һәм башкалар күркәм юбилеен билгеләүче язучыга алдагы көннәрдә тагын да күбрәк казанышлар теләде. Барысы да уңыш серенең гаиләгә бәйле булуын да искә алып, Факил абыйның гомер юлдашы – озак еллар китап нәшриятында мөхәррир булган Динә апага дә ихтирамын, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Милли китапханә хезмәткәрләре әдәби очрашуны матур итеп алып барды, чара җылы аралашу, иҗади сөйләшү рәвешендә барды. Китапханәдә Факил Морзакаевның иҗатына багышланган матур күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, соклану уятты.

Чын язучы тыйнак була!
Чын язучы тыйнак була!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас