Журналист буларак байтак һөнәр ияләре белән аралашырга туры килсә дә, күбрәк иҗат кешеләре белән интервьюлар, алар хакында очерк, мәкаләләр дөнья күрде. Геройларым арасында башка һөнәр иясе булып та, иҗатны яраткан шөгыле итеп кабул иткәннәре һәм югары максатларга ирешкәннәре дә булды. Аларның күбесе бөек урыс язучысы Федор Достоевский әйткәнчә, “Матурлык дөньяны коткарыр” дип, кешеләр күңеленә матурлык орлыклары чәчеп яши.
Бүгенге әңгәмәбез герое Мөдәрис Газетдинов та нәкъ шундыйлардан. Ул 1970 елның ноябрендә Илеш районының Иске Күктау авылында дөньяга килә. Аның язмышы замандашларыныкыннан әлләни аерылмый: уңган, тырыш колхозчылар гаиләсендә туып-үсә, мәктәп елларында пионер, комсомол тормышында актив катнаша, югары уку йортына укырга керә, армия сафларында хезмәт итә, дипломлы һөнәр иясе булып хезмәт юлын башлый. Тик шулай да аның башкалардан аерылып торган ягы – яраткан шөгыле бар: ул балачактан кулына гармун алып, аның төймәләренә баскалап, күреген тартуга сихри моң агылган гармунда үзе уйнарга өйрәнә һәм бүгенге көнгә кадәр аны кулыннан төшерми. Алай гына да түгел, музыкаль белеме булмаса да, Мөдәрис Котдус улы кешеләр күңелен юатырлык искиткеч моңлы көйләр, яшәүгә көч бирердәй дәртле җырлар иҗат итә.
Мөдәрис Газетдинов иҗат иткән җырларны Башкортстан һәм Татарстанның танылган артистлары башкара. Алар арасында Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Азамат Тимеров, Фән Вәлиәхмәтов, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп күренекле артистларны һәм яшь җырчыларны атап үтәргә мөмкин.
Әйе, һәркемнең тормыш китабы үзенчә языла. Мөдәрис Котдус улының тормыш сәхифәсе дә кызыклы һәм үзенчәлекле. Әлеге әңгәмә аша гәзит укучыларыбыз популяр җырлар авторы, танылган үзешчән композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан танышыр.
– Мөдәрис, Сезнең җырлар бик күп танылган җырчыларның репертуарында үз урынын алган. Беренче җырыгызны кайчан иҗат иттегез?
– Мин кечкенәдән гармунда, баянда уйнарга өйрәндем. Шуңа күрә дә мәктәптә, туган авылымда узган чараларда гармунчы булып чыгыш ясый идем. Ә инде мәктәпне тәмамлаган елны “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнгәндә укытучыларыма үзенчәлекле бүләк ясыйсым килде һәм шигырь язып, аңа көй дә иҗат иттем. Бу күпләр өчен чын-чынлап сюрприз булды.
– Гадәттә, балачактан сәхнәгә, музыкага тартылган бала киләчәктә сәнгать юлын сайлый. Ә Сез Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәнсез. Бу әти-әниегезнең “төпле һөнәр иясе булырга кирәк” диюеннән шулай килеп чыктымы?
– Юк, алай дип әйтә алмыйм. Нәкъ шушы югары уку йортын һәм булачак һөнәрне үзем сайладым. “Агросәнәгать комплексы тармакларында икътисад һәм идарә” белгечлеге буенча белем алдым.
Әнием Сәлимә Закирҗан кызы белән әтием Котдус Газетдин улы гаиләдәге биш баланы – өч кыз һәм ике улны – мөстәкыйль булырга өйрәттеләр. Әтием һәм әнием Илеш районының “Урожай” колхозында тырышып хезмәт салдылар. Әтием алдынгы механизатор булды, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән. Әнием шигырьләр яза, әтием матур җырлый иде. Кызганыч, алар икесе дә инде гүр иясе.
– Уку йортында укыганда да үзешчән сәнгатьтә катнашкансыздыр?
– Тырышып укыдым һәм үзем белем алган институтның иҗтимагый һөнәрләр факультетында (Башкорт дәүләт аграр университеты студентларының иҗади потенциалын төрле юнәлешләрдә тормышка ашыру өчен 1966 елда иҗтимагый һөнәрләр факультеты буларак нигез салынган зур мәйданчык) Башкортстанның халык артисты Зәки Мәхмүтов җитәкчелегендәге җыр түгәрәгендә баянчы булдым. Институтта укыган сәләтле студентларны бергә туплап, “Мирас” вокал төркеме оештырдым. Әлеге төркем белән студентлар каршында чыгыш ясый идек, Башкортстан буйлап концертлар куеп йөрдек. Төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. 1996 елда Казанда узган “Ягымлы яз” бәйгесендә катнашу бәхете тиде. Равил Шаммас сүзләренә мин иҗат иткән “Үткәннәрне каргамыйк” җыры белән дипломант исемен яуладык.
– Димәк, Сез җырлар иҗат итү белән ныклап студент чакта шөгыльләнә башлагансыз?
– Шулай дип әйтсәк тә ярый. Профессиональ җырчылар арасында беренчеләрдән булып мин иҗат иткән җырны Салават Фәтхетдинов зур сәхнәдән башкарды. “Үткәннәрне каргамыйк” җырын мин аңа, кыюлыгымны җыеп, Уфадагы бер концертыннан соң сәхнә артында бирдем. Ә инде 1996 елда Салават Фәтхетдиновның җырлары тупланган кассетасында үземнең дә исемне күрү бәхете тиде.
– Ул еллардан соң хәтсез вакыт үткән. Җырларыгызның санын исәпләгәнегез бармы?
– Махсус утырып исәпләгәнем юк. Кулдан язылган җыр дәфтәрем бар. Менә шул китап калынлыгындагы дәфтәргә компьютер юк заманда иҗат иткән җырларымны теркәп бара идем. Ул дәфтәрдә 300гә якын җыр язылса, калганнары инде я компьютерда басылган, я электрон вариантта саклана. Бер 500ләп җырым бар дип уйлыйм. Ә менә күптән түгел кызык өчен генә Башкортстан һәм Татарстан артистлары арасында ничә халык артисты җырларымны башкаруын исәпләдем – 30 кеше килеп чыкты.
– Җырларыгызны бушлай тәкъдим итәсезме, әллә төгәл хак куясызмы?
– Иҗатымның башында “җыр сату” дигән төшенчә юк дәрәҗәсендә иде. Ә инде соңгы елларда артык зур булмаган хак куям. Беренчедән, бушлай бирү дөрес тә түгел, ни дисәң дә, җырчы бит җырны башкарып үзенә акча эшли. Икенчедән, бушлай бирәсең икән, димәк, яхшы сыйфатлы түгел дип уйлаучылар да бар. Өченчедән, базар икътисады чорында яшибез.
– Без, СССРда туган балалар, башка идеологиядә тәрбияләндек, яшәдек. Бүген базар икътисады заманында күп нәрсә сатыла. Сез нәрсәне сатмас идегез?
– Дуслык, тугрылык сатылырга тиеш түгел!
– Үзегез шигырьләр язасызмы, җыр текстларын ничек сайлыйсыз?
– Берничә шигыремә генә җыр язылган. Үземне шагыйрь дип әйтә алмыйм. Ә инде җыр текстларын игътибар белән сайларга күнеккәнмен. Тирән мәгънәле шигырьләрне үз итәм. Интернет челтәре барлыкка килгәнче, китапханәләрдә озаклап утырып, күңелгә ошаган һәм җыр булырлык текстларны китаплардан эзли идем.
– Композиторларга бирелә торган гадәти сорау: яраткан шагыйрегез бармы?
– Матур шигырьнең барысына да көй язып булмый. Композитор булу өчен шагыйрь күңелле дә булырга кирәк. Шигырьне аңламасаң, язу кануннарын белмәсәң, йөрәгеңдә моң булмаса, җыр язылмый, минемчә. Ә инде яраткан, аларның иҗатына еш мөрәҗәгать иткән шагыйрьләр күп кенә. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Әнгам Атнабаев, Халисә Мөдәрисова, Гөлшат Зәйнәшева, Гөлнара Рәшитова, Рамил Чурагол һәм башкалар бар.
– Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов танылган шагыйрә, язучы Халисә Мөдәрисова-Янгирова повесте буенча куйган “Бәхет хакы” музыкаль мелодрамасында яңгыраган җырларыгызның язылу тарихын да ишетәсе килә.
– “Бәхет хакы” спектакленә кадәр үк Халисә апа белән таныш идек. Мин аның шигыренә “Сагындым сөйгәнемне” җырын иҗат иткән идем. Җырны Рәсим Низамов башкарып, ул бик тиз популяр булып китте. Мин ул чакта һөнәрем буенча Югары Яркәйдә банкта эшли идем. Халисә апаның, минем белән танышырга дип, эш урыныма килеп кергәнен әле дә хәтерлим. Шул көннән соң иҗатташ дуслыгыбыз тагын да ныгыды. “Бәхет хакы” спектакле өстендә эшләгәндә Халисә апа шигырьләренә көй язарга тәкъдим итте. Мин театрга әңгәмә үтәргә бардым. Фидан абый Гафаровның репертуарында да минем җыр булуы ярдәм итте – спектакльнең композиторы булып расландым һәм колач җәеп эшли, иҗат итә башладым. Артистлар сәхнәдә репетиция үткәрсә, мин грим салу бүлмәсендә көй яздым. Шулай, “Уфа вальсы” җырын 15-20 минутта иҗат иттем.
Әлеге спектакльдә барлыгы унбер җыр яңгырый. “Югалту” җырының сүзләрен Фидан абый Гафаров үзе иҗат итте, калганнары – Халисә Мөдәрисованыкы. Ул көннәрне мин әле дә еш искә алам һәм Аллаһыма рәхмәтлемен!
– Ун елдан артык сәхнәдән төшмәгән әлеге легендар спектакльне тамашачылар арасында кат-кат караганнар да күп булды. Сез “Бәхет хакы”н ничә тапкыр карадыгыз?
– Ул спектакльне мин биш тапкыр карадым. Караган саен үземә әсәрнең яңа ягын ачтым. Дөресен генә әйткәндә, тагын барып карар идем. Кызганыч, шундый зур шәхес, татар-башкорт эстрадасының легендасы, чын мәгънәсендә халык артисты Фидан абый Гафаров арабыздан иртәрәк китте.
– Сез һөнәрегез буенча озак еллар банк, “Газпром” системасында эшләгәнсез. Соңгы елларда “Газпром добыча Ямбург” хакимияте мөлкәте белән идарә итү бүлегенең әйдәүче инженеры булып эшлисез. Хезмәттәшләрегез Сезнең иҗатка ничек карый?
– Кайда гына эшләсәм дә хезмәттәшләрем мине аңлап, иҗатка дәртләндерәләр. Автор-башкаручы буларак төрле үзешчәннәр бәйгесендә дә катнашам һәм җиңүләр дә яулыйм. Әйтергә кирәк, мин кайда гына чыгыш ясасам да, сәхнәдә татарча җырларны башкарам.
– Сездә “иҗатчы Мөдәрис” күбрәкме әллә “икътисадчы Мөдәрис”ме?
– Һөнәремә дә, яраткан шөгылемә дә бердәй җитди карыйм. Эшемне яратып башкарам. Күп кенә Рәхмәт хатлары, Почет грамоталарым бар. Шулай да, “иҗатчы Мөдәрис” чак кына күбрәктер.
– Сезгә иҗат итәргә нәрсә комачаулый ала?
– Кәефем булмаса, җыр яза алмыйм, төп эшем буенча тыгыз вакытларда иҗатка вакыт калмый.
– Ниндидер сәбәпләр белән күңелегез китек чакта нәрсә эшлисез?
– Ялгызым калырга тырышам. Игътибарымны читкә юнәлтү өчен телевизордан спорт тапшыруларын карыйм.
– Сезгә яшәү көчен кем яки нәрсә бирә?
– Яшәү көчен гаиләм бирә, иҗат итү дә илһамландыра.
– Гаиләгез белән дә таныштырып китегезче?
– Краснокама районының Яңа Мошты авылы кызы Люция белән гаилә корып, ике балага гомер бүләк иттек. Улыбыз Рөстәм белән кызыбыз Азалия бүген икесе дә Уфада югары уку йортында белем алалар. Улым да сәнгатькә тартыла. Җырлар яза, аранжировкалар эшли. Хатыным Люция Вәсим кызы – һөнәре буенча укытучы. Ул әле без яшәгән Яңа Уренгой шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Әйткәндәй, Люциям минем тәнкыйтьчем дә: язган җырларымны тәүдә аңа ишеттерәм.
– Сезнең иң яраткан ел мизгеле кайсы һәм ни өчен?
– Язны бик яратам, чөнки бу мизгелдә бар дөнья яшәрә, сафлана, чәчәккә күмелә.
– Тормыш юлыгыздагы иң истә калган бәхетле көнегез?
– Балаларым дөньяга туган көн. Әти булу – аңлатып бетерә алмаслык хисләр тудырды һәм бәхетле мизгелләр бүләк иткән көннәр булып тормыш сәхифәмә язылды.
– Иҗат кешесенә үтелгән юлның бер баскычыннан икенчесенә менү өчен нәтиҗә ясау кирәк. Сез иҗат кичәләре үткәрәсезме?
– Мин иҗат иткән җырларны башкаручы артистлар белән берничә концерт оештырдым. Аларның иң беренчесе туган районым Мәдәният йортында 1998 елда узса, 2009, 2011, 2012, 2014 елларда Уфада үткәрелде. Ә инде 2011 елда Казанда да концертым шау-гөр килеп узды. Киләсе концертымны 55 яшем тулу уңаеннан 2026 елның март аенда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында һәм Казан шәһәрендә үткәрергә планлаштырдык. Әлегә әзерлек эшләре бара.
– Ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт, Мөдәрис! Илһам канатларыгыз талмасын, киләчәктә дә моң дәрьясында киң колач белән йөзүегезне дәвам итегез!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.