+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 ноябрь 2025, 02:20

"Яратам сине, Руслан!"

Бер кыз җырчы Руслан Кираметдиновка мәхәббәтен белдергән. Концертта. Сәхнәгә чыгып.

"Яратам сине, Руслан!""Яратам сине, Руслан!"
"Яратам сине, Руслан!"
Әйе, урыс әйтмәшли, отчаянный кызлар бар инде бездә. Артистның Чаллыда узган концертында бер кыз Русланга бөтен кешегә караганда да ныграк алкышлап, биеп, «почти» сызгырып утырган. Соңрак бөтенләй батыраеп китеп: «Яратам сине!» – дип тә кычкырган.

"Русланның алып баручысы Артур Салихов «мәхәббәт чыпчыгын» сәхнәгә чакырып чыгарды. Кыз Артурның: «Ә Руслан сезне сөяме?» – дигән соравына да бик зур ышаныч белән: «Әйе!» – дип җавап кайтарды. «Тагын 1-2 җырны бергәләп башкарсагыз, «тучны» үз мәхәббәтегезне күрсәтерсез», – диде аңа Артур.

Руслан исә, кызның үзен артык иркен тотуына ишарәләп: "Мин хәзер бик җитди җыр башкарачакмын. Әгәр дә мине сөйсәгез, бу җырны утырып тыңлап алыйк әле, яме», – дип кенә куйды", - дип яза "Интертат".

Ә сез ничек уйлыйсыз? Мондый очракларда артист нишләргә тиеш? Концертта үзеңне шулай тотырга ярыймы? 
 

Тулырак: https://intertat.tatar/news/soyam-sine-callyda-koncertynda-ruslan-kirametdinovka-maxabbat-anlattylar-5876560

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас