+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәдәният һәм сәнгать
15 Ноября 2025, 02:20

"Минем күңелем - ирекле кош..."

Соңгы вакытта бик популярлашып киткән Ләйлә Галиева искиткеч яңалыгы белән уртаклашты. 

"Минем күңелем - ирекле кош...""Минем күңелем - ирекле кош..."
"Минем күңелем - ирекле кош..."
Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты,  хәзер инде Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дә булган  Айдар Галимов белән дуэт яздырган.

«Ниһаять, зарыгып-ашкынып көтеп алынган ел дуэты! «Ирекле кош». Нәкъ шушы җыр миңа янәдән дәрт өстәде, зур сәхнәгә күтәрелергә көч бирде… Чыннан да, минем күңелем – ул ирекле кош. Күңелем ирекле булса, хыял канатларымны бер дә сындырмыйча, үземне иркен тотып яшәргә, иҗат итәргә, тамашачыларга үземнең җырларымны җиткерергә көчем җитә.

Айдар Галимов белән бергә шушы җырны башкару – минем өчен үзе зур бәхет! Аның сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язды. Ышанып калам, иҗат җимешебез күңелегездә үз урынын алыр», – дип язган социаль челтәрләрдә Ләйлә Галиева.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас