-22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2025, 13:40

Шаккатмалы инде...

Башкортстанның халык артисты Элвин Грей чираттагы тапкыр тамашачыларны шаккатырган.

Шаккатмалы инде...
Шаккатмалы инде...
Ул концертка гадәти булмаган костюм киеп килгән. Тамаша Киров шәһәрендә узган.

Элвин Грей (Радик Юлъякшин) чыгыш ясау өчен гадәттән тыш ачык киемнәр сайлаган. Әйтик, ул сәхнәгә чыккан костюмнарның берсе кояштан саклаучы күзлек кигән кыз аппликациясе белән бизәлгән. Популяр җырчы тамашачыларны беренче тапкыр гына гаҗәпләндерми. Моңа кадәр ул сәхнәгә чыкканда күкрәгенә музыкаль клавишалар төшерелгән ак-кызыл төстәге костюм кигән иде.

Кировтагы концертта тамашачылар җырчыны бик яхшы кабул иткән. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас