

Соңгы вакытта Зәмирә актив рәвештә җырлар яздыру белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә аның башка җырчыларга охшарга тырышуы турында язганнар.
«Мине еш кына кем беләндер чагыштыралар. Я кемнән дә булса үрнәк алырга кушалар… Җәмәгать, мин үзем булып калсам, ярамыймы? Бөтен кеше дә бертөсле булса, бертөрле киенсә, җырласа, яшәсә – күңелсез булыр иде. Сез санаган җырчыларны яратам, хөрмәт итәм, тик охшарга тырышканым юк. Чөнки бу – мөмкин түгел. Миңа Аллаһы Тәгалә Зөлфирәнеке кебек тавыш, Ландышныкы кебек фигура бирмәгән. Хәзер нишлибез инде?» – дип җавап язган бу кешегә Зәмирә.
Җавапны бирә белә инде ул. Дөрес бит?