Аны кеше хезмәтен Интернет алмаштыруы хафага салган.
«Самолетта очабыз. Вакыт күп булгач, уйланам: "Нинди тормышта яшибез?.."
Кеше хезмәтен оптимальләштерү заманы. Барысы да онлайн. Билетларны онлайн алдык. Самолетка теркәлү – онлайн. Кунакханәгә теркәлү һәм урнашу да – онлайн. Бу этапта кешеләр бөтенләй юк.
Әйе, бер яктан караганда, бу – уңайлы, икенче яктан – бераз күңелсез дә. Мин, кунакханәгә урнашканда, ресепшнда елмаеп каршы алуларын, аңлатуларын, күрсәтүләрен һәм урнаштыруларын теләр идем. Ә аның урынына телефонга килгән инструкция, номерга керү коды һәм бетте!
Тиздән кешеләрнең бөтенләй кирәге булмаячак. Күңелсез. Әлегә пилот һәм стюардессаның җанлы, тере кешеләр булуы, ә роботлар булмавы куандыра», – дип яза ул.
Ә бит күптән түгел генә "Победа" авиакомпаниясе робот Володя белән таныштырган иде. Хәзер ул Ульяновск-Мәскәү рейсында эшли . Менә шундый хәлләр.