Әлшәй районының “Тамаша” башкорт халык театры артистлары, район авылларында һәм Дәүләкән районының Иске Көрмәнкәй һәм Миякә районының Илчегол авылларында искиткеч тамаша тәкъдим итеп, аларда онытылмас тәэссоратлар калдырды. Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең драма әсәренә нигезләнгән “Гармунчы дус” спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде.
...1945 ел. Сугыш яралары һаман кансырый әле, шулай да авыл тормышы үз агымы белән дәвам итә. Бу вакыйгалар үзәгендәге Айбикә – иренең сугышта һәлак булуына ышанмыйча, һаман аны көтеп яшәүче хатын. Авыл Советы рәисе Гыймранның явызлыгы аның язмышын тагын да катлауландыра. Гыймран, үз кулына үзе атып, хәрби хезмәттән азат ителгән, хәзер исә үз гамәлләреннән качып йөри. Күршесендә яшәүче яшь егет Билал Айбикәнең кызы Гөльямалга карата мәхәббәт хисләре кичерә. Гөльямалның йөрәген исә Афзал яулаган. Ул авылга дусты янына килергә тиеш... Шулай, егетләр арасында Гөльямалның йөрәге өчен көндәшлек туа. Бу көндәшлек спектакльдәге вакыйгаларны тизләтә, драманы көчәйтә. Афзалның Гыймранны тануы хәлне тагын да катлауландыра. Бу очрашу, ике геройның язмышын бәйләп, яңа серләр һәм бәрелеш тудыра...
Режиссерның рольләрне бүлүе бик уңышлы, һәр үзешчән артист үзенең образын ихлас башкара: Земфира Ситдыйкова – Гөльямал, Илһам Фазылов – Афзал, Эдуард Фәсхетдинов – Билал, Айгөл Нуриәхмәтова – Әнисә, Руфина Хәмәдалиева – Гөлнур, Гүзәлия Гыйззәтуллина – Бибикамал, Айдар Шәрәфетдинов – Гыймран, Әлфия Солтанова – Айбикә. Алар, төрле һөнәр ияләре булуына карамастан, һәркайсы роль уйнап кына калмый, ә аның белән яши, тамашачы белән күңеленең бер өлешен бүлешеп, үзе аша үткәрә кебек. Бу аеруча көчле хис-кичерешләр таләп итүче күренешләрдә сизелә, аны актерлар искиткеч табигый һәм ышандырырлык итеп күрсәтә. Профессиональ сәхнәдән ерак торучы кешеләрнең образларны шулкадәр якты һәм истә калырлык итеп тудыруы – гаҗәеп күренеш. Бу аларның табигый таланты турында гына түгел, ә режиссерның һәркайсының потенциалын ача һәм аларга тиешле юнәлеш бирә алуы турында да сөйли.
Спектакльнең музыкаль бизәлеше дә бик отышлы. Төрле музыкаль композицияләр кертелүе, Афзалның гармунда үзе уйнап җырлавы тамашачыларны үзе белән яшьлекләренә әйдәде, җыр тынгач та ниндидер моң дәрьясында тибрәтте. Хат ташучы Әнисәнең сугыш вакытында иң авыр эш башкаруы, кешеләргә кара хәбәр ташуын сөйләвен күз яшьләрсез тыңлап булмый. Спектакльдә Гыймран образын тудырган Айдар Шәрәфетдинов (әйтергә кирәк, бу аның беренче чыгышы, беренче роле), чын мәгънәсендә, рольгә чумды. Аның оста уйнавы нәтиҗәсендә тамашачы пьеса геройларының язмышлары өчен борчылды, аларның хисләрен тоя алды. Артистның һәр хәрәкәте, һәр сүзе геройның эчке дөньясын ачып бирде, тамашачыны вакыйгалар эченә тартып алды. Спектакль өчен декорацияләр, шул заманга туры килгән өс киемнәре бик отышлы сайланган. Һәр спектакльгә музыкаль яктан ямь өстәп торучы алыштыргысыз тавыш операторы Фаил Сәүбәновка да зур рәхмәт.
Һәр авылда тамашачылар спектакльгә югары бәя бирделәр, аягүрә басып алкышладылар, олы рәхмәтләре белән беррәттән, иҗади уңышлар теләделәр. Алкышлаулар һәм ихлас рәхмәт сүзләре үзешчән артистлар өчен бик кадерле.
Наҗар Нәҗминең “Гармунчы дус” спектакле, чыннан да, бүгенге көн өчен бик актуаль. Ул безне Бөек Ватан сугышы елларына гына кайтармый, ә бүгенге көн белән бәйләп, Туган илгә тугрылык, бер-береңә булган самимилек һәм ярдәмчеллек кебек кыйммәтләрне яңадан аңларга өйрәтә. Бүген һәрберебезнең теләге бер: сугыш тизрәк тәмамлансын, ә батырларыбыз җиңү белән өйләренә кайтсын. Бу омтылышны да спектакль үзенә сеңдергән, аны тагын да җанлырак һәм мөһимрәк итә. Без сәхнәдә геройларның нинди сынаулар аша үтүен күрәбез, алар хәзер һәрберебезне борчыган шул ук хисләрне чагылдыра. Һәр реплика, һәр ишарә, һәр көй – болар барысы да тыныч күк йөзенә өмет һәм яклаучыларыбызның батырлыгына ышаныч белән сугарылган. Бу спектакль – дөньяга безнең мөрәҗәгатебез, кешелеккә дәшүебез, тынычлык һәм җиңү турындагы уртак догабыз.
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Әлшәй районының Мәдәният сарае методисты.