+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2025, 02:25
"Кырыслыгы да бар, ярата да белә..."
Күптән түгел генә җырчы Иркә тормыш иптәше Артурның махсус хәрби операциядә бер аягын югалтуы хакында сөйләгән иде.
"Кырыслыгы да бар, ярата да белә..."
Артур СВОга мобилизациягә эләгеп китеп барды. Былтыр, каты яраланып, озак вакыт тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта ул Иркә төркемендә тавыш операторы булып эшли.
Социаль челтәрләрдәге «Татар эстрада» төркеме Иркәдән хәлләре турында сорашкан.
- Сез өйдә дә, эштә дә бергә? Барып чыгамы?
- Өйдә гел бергә булып булмый. Мин – үз эшләрем, ул үз эшләре белән чыгып китә. Гастрольләрдә дә ул йөк машинасын йөртә, мин башка машинада киләм. Без очрашабыз сәхнәдә һәм концерттан соң кунакханәләрдә.
Без инде ирем белән шулкадәр якын кешеләр, дуслар. Безне гел бергә булуыбыз бөтенләй борчымый. Беренче елларда, бәлки, булгандыр ниндидер моментлар. Гел янәшә булуыбыз турында уйлап утырырга вакытыбыз юк безнең. Балалар, эшебез бар, тормышны алып барырга кирәк.
- Артур нинди әти?
- Ул – дөньядагы иң әйбәт әти. Минем мәрхүм әтиемнән соң, минем өчен иң яхшы, иң идеаль әти – Артур. Мин бүгенге көнгә кадәр Аллаһы Тәгәләмә рәхмәтле булып яшим, ярый әле шул кешедән балалар тапканмын, димен. Акыллы, тәртипле, авызыннан бернинди сүгенү сүзе чыкмас, беркайчан балаларга кул күтәргәне юк.
Кырыслыгы бар, кызлар куркып торалар. Курку – хөрмәт билгесе. Без үзебез дә әтидән куркып тора идек. Куркырга тиешләр, әти сүзеннән узарга тиеш түгелләр, аеруча, кыз балалар. Мин сөенеп туя алмыйм аның шундый булганына. Бер карыйсың, орышып та ала. Кочаклый да, ярата да белә. Мин өйдә юкта тәмле итеп пешереп ашата да белә. Барлык яктан килгән идеаль кеше. Артур турында бары тик шуны гына әйтә алам. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, кызларыма да Артур кебек менә дигән ирләр туры килсен иде.
Тулырак:
https://intertat.tatar/news/irka-irenen-ayagyn-yugaltuy-turynda-bez-kundek-oirandek-5876616
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"