-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 ноябрь 2025, 08:35

Бишенчесе кирәк!

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенче балаларын алып кайтырга әзерләр!

Бишенчесе кирәк!
Бишенчесе кирәк!
Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразова үзенең Телеграм-каналына ире Илдар Хәкимов белән видео урнаштырган. Видеода Илдар кулына бала тоткан һәм репетиция ясавын әйткән.

Артистлар гаиләсендә хәзер өч кыз -Эллари, Камилә һәм Ариана, уллары Самир үсә. Җырчының сүзләренә караганда, күп кенә язылучылар: "Самирга иптәш кирәк, биш бала булсын!» - дип тели икән.

- Илдарга әйтәм, ризамы соң инде, димен? Ариана мин үскәч, тагын бер бәбәй алып кайтабызмы, дип сорый, - дип уртаклаша социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразова.
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru
 
 
 
 
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас