

Илеш районы үзәк район китапханәсендә зур әдәби вакыйга булып узды: "Кызыл таң" гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, журналист һәм язучы Зөһрә Исламованың "Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской" китабы тәкъдим ителде. Басма Социалистик Хезмәт Герое, сугыш һәм хезмәт ветераны, Илеш районының легендар шәхесе Тәлгать Рахмановның тууына 105 ел тулу уңаеннан дөнья күрде.
Китапта олы шәхеснең тормыш юлы, җитәкчелек эшчәнлеге, хезмәттәшләре һәм якыннары хатирәләре, архив материаллары, әңгәмәләр, документлар тупланган. Шулай ук аңа багышланган шигырьләр һәм фотохроника укучыга тәкъдим ителә.
— Мин кечкенәдән үк әтиемнең зур тарихи шәхес булуын аңлап үстем. Аның турындагы истәлекләрне саклау, яңарту кирәк дип таптым. Туганнан туган сеңлемә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 45 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Клара Хәлиуллинага мөрәҗәгать иттем һәм ул мине Зөһрә Наил кызы белән таныштырды. Бу эшкә Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Иршатович та ярдәм итте. Шулай итеп әлеге китап барлыкка килде, — дип сөйләде геройның кызы Светлана Тәлгать кызы.
Китап туу тарихы — хезмәт һәм җаваплылык үрнәге
Тәкъдим итү чарасында Зөһрә Исламова китап өстендә эшләү мизгелләре белән дә бүлеште:
— Якташларым миңа бу җаваплы эшне ышанып тапшыргач, кире кагарга хакым юк дип санадым. Тәлгать Рахманов кебек зур шәхесне тасвирлау — бер китапка гына сыймаслык эш. Светлана Тәлгать кызының, Клара ханымның шәхси архивларын актардым, Зәки Вәлиди исемендәге китапханәдә күп материаллар тупладым. Китапның нәшер ителүенә зур материаль ярдәм күрсәткән галим, икътисад фәннәре докторы Зифкать Исламовка рәхмәт. Ул, кызганыч, безнең арабызда юк, — диде автор.
Ул шулай ук район җитәкчелегенә, китапның мөхәррире Илдар Фазлетдиновка, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка зур рәхмәтен җиткерде.
Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Илдар Фазлетдинов та чыгыш ясады:
— Сагаю бар иде — Тәлгать Рахмановның масштабы, абруе гаять зур. Әмма Зөһрә Наил кызы үзе дә — эзләнеп, җентекләп, ихлас хезмәт белән эшләвен күрсәтте. Ул бу эшне олы җаваплылык белән югары дәрәҗәдә башкарды. Зур шәхесләрнең эшен дәвам итәрлек лаеклы шәхес ул Зөһрә Наил кызы. Бу эшләр әле башы гына, — дип билгеләде ул.
Зөһрә Исламова — якташлары исемен мәңгеләштерүче
Зөһрә Исламова — соңгы елларда алты китап авторы. Аның "Энҗе чәчәк", "Бәхет ачкычы", "Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә", "Яшәү яме", "Гомер йомгагы" кебек китаплары укучылар арасында тиз арада популярлык казанды.
Очрашу барышында авторга югары бүләк тапшырылды — ул Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе лауреаты булды.
Бу премия — районда күренекле шәхесләр исемен мәңгеләштерүдә күрсәткән хезмәте өчен бирелә.
Тантана моң белән үрелде
Чара җыр-моң белән баетылды, иҗади җылылык һәм хөрмәт атмосферасында узды. Әлеге кичә кеше хезмәтенә, легендар шәхескә һәм талантлы каләм иясенә дан җырлаган рухи тантанага әверелде.
Айдар Минһаҗев фотолары.