+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Ноября 2025, 02:15

Илсөя Бәдретдиновадан шәп яңалык

Иң үзенчәлекле башкаручы Айсхана Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткән иде. Китеп бетмәгән икән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илсөя Бәдретдиновадан шәп яңалыкИлсөя Бәдретдиновадан шәп яңалык
Илсөя Бәдретдиновадан шәп яңалык

Илсөя Бәдретдинованың көндәлек киемнәре дә заказга тегелә, ә сәхнә концертлары турында сүз дә юк. Аның хәтта микрофоны да, шулай ук күпсанлы аксессуарлары да махсус аның өчен ясалган,  дип яза "Интертат".
  Аларны «ИБ бандасы» төркемендә эшләп киткән якут кызы Айсхана (Анна Попова) ясаган. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә һәм яңа эшләнмәләрен күрсәтә. «ИБ» өчен тулысынча кулдан эшләнде», – дип яза ул.

«Илсөя Бәдретдинова сүзләре белән брелокларның беренче партиясен Мәскәүдән башлыйбыз», – дип хәбәр итә якут кызы. Брелоклар арасында «Торып бас», «Люблю не могу» һ.б. бар.

Сез мондый эшләнмәләрне алыр идегезме?

Автор:Резеда Галикәева