-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 ноябрь 2025, 11:10

"Иманнарын өшкерәчәкмен!"

Гөлназ Асаева журналистларга нигә ачуланган?

"Иманнарын өшкерәчәкмен!"
"Иманнарын өшкерәчәкмен!"
Гөлназ Асаева үзенең иске интервьюларына нигезләнгән язмаларны куйган мәгълүмат чараларына ачуын белдерде. Артист журналистларның гамәлләрен кискен гаепләде, алар, аның сүзләренчә, мәгълүматны контексттан тартып ала һәм аның элекке егете турында искергән материаллар бастыра. Әгәр дә аның шәхси тормышына тыкшыну дәвам итсә, тиешле чаралар булачак, дип кисәтте ул.

"Сүгенәсе килә просто, мин мең ел элек биргән материалны алып куйган журналистларны күралмыйм. Идиотизм бит бу. Контексттан тартып алалар, ни теләсәләр, шуны язалар! Җен ачуларым чыга. Тагын минем шәхси тормышым турында теләсә нәрсә язып кына карасыннар, иманнарын өшкерәм", - дигән ул.
 
Булдырыр да. 

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас