+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 ноябрь 2025, 15:15

"Күптән хыялланган идем"

Популяр җырчылар Ильмира Нәгыймова белән Алсу Фазлыева Согуд Гарәбстанында изге сәфәрдә.

"Күптән хыялланган идем""Күптән хыялланган идем"
"Күптән хыялланган идем"
Алсу Фазлыеваның гомрәгә барганы бар, бу аның өчен беренче генә сәфәр түгел, ә Ильмира Нәгыймова исә, социаль челтәрдә язылучыларына: “Күптән монда килергә хыялланган идем. Бу изге урынга Аллаһ чакыруы буенча гына эләгәләр. Минем барысы да шундый җайлы килеп чыкты. Бер авырлыксыз килдем, Аллаһка шөкер”, – дип, шатлыгы белән уртаклашкан.

Җырчылар Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең кабере янында булган, дип яза "Шәһри Казан".

“Бу урында бер генә секундны да әрәм итәсе килми. Аллаһтан гафу үтенеп, мәрхүм туганнарым, якыннарым өчен теләкләр телим, дога кылам. Абыйларым, апаларым, энем өчен сорыйм. Урыннары оҗмахта булсын. Һәркемгә мондый изге урынга килү насыйп итсен”, – дип сөйли Ильмира язылучыларына.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас