Бу хәл Лениногорск ягында булган. Төркемнең автобусын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куйганга, җырчыга ГАИ хезмәткәрләре белән аңлашырга туры килгән. Тәртипне команда егетләре бозган, ә кызарырга Ришатка туры килгән. Бу хакта "Интертат" язган.
«Хәерле иртә, дуслар! Кичә автобусны егетләр ярамаган урынга куйган. Мине бүген иртән үк ГАИга чакырттылар. Чөнки машина минем исемдә», – ди ул сторисларында.
Автобусны штрафстоянкага алып китәргә өлгермәгәннәр, җырчыга штраф түләргә генә туры килгән.