+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Ноября 2025, 02:18

Иркә куып та чыгара ала

Башкортстанның атказанган артисты командасыннан кемнәр белән хушлаша?

Иркә куып та чыгара алаИркә куып та чыгара ала
Иркә куып та чыгара ала

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Иркә нинди очракларда кешеләрне үз командасыннан чыгаруы турында сөйлгән. Бу хакта җырчы блогер Олеся Леснаяга биргән интервьюсында хәбәр иткән.

- Әгәр алар спиртлы эчемлекләрне күп кулланса, гомумән, эчә торган кеше булса. Шулай ук, даими рәвештә эшкә соңга калучыларны һәм аңа җитди карамаучыларны куып чыгара алам. Минемчә, иҗат белән акча өчен генә шөгыльләнергә ярамый. Өстәвенә, мин эштә артистлар арасындагы флиртны яратмыйм. Кемнеңдер хатыны яки ире булырга мөмкин. Әгәр гастрольләрдә флирт барлыкка килсә, мин куып чыгара алам, әлбәттә, — ди ул.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас