

Лилия Биктимерова бик кызыклы пост белән уртаклашкан. Ул кызы Гөлназ Асаева белән машинада китеп бара.
"Тизрәк Динәнең үсүен телим. Ул мәктәпкә киткәч, җәйгә аны сезгә кайтарам. 25 майдан 31 августка кадәр сез караячаксыз" ди Гөлназ. "Безгә дип таптыңмыни ул баланы?" дигән сорауга: "Минем генә баламыни, ул сезнең дә балагыз. Нигә мин сезнең внучкагызны карап ятарга тиеш әле? Арыдым...", - ди ул әнисенә.
"Зәһәр икән", - ди Лилия Биктимерова бу сүзләргә. Әлбәттә, бу уен-көлке. Бу кызлар җырлый да, шаяра да белә.