+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 ноябрь 2025, 02:25

"Яраларны кузгатмагыз..."

 Дилә Нигъмәтуллина бик матур фото белән уртаклашкан. Язылучылары аны кемузардан котлый. 

"Яраларны кузгатмагыз...""Яраларны кузгатмагыз..."
"Яраларны кузгатмагыз..."

 Әмма ясалма интеллект ярдәмендә ясалган фотоны Дилә бөтенләй башка хәбәр җиткерү максатыннан урнаштырган булып чыкты. Артист үзенең «Кил дөньяга, балам» дигән җырын яздырган.

«Кадерлеләрем, яңалыгым белән бүлешергә ашыгам. «Кил дөньяга, балам» җыры барлык музыкаль мәйданнарга чыкты! Талантлы Оскар Усманов һәм Ләйлә Дәүләтова тарафыннан 2013 елда язылган бу җырны халык бик яраткан иде. Аны үзем дә бүгенгәчә яратып башкарам. Җырны чыгаруымны күптән сорый идегез. Ниһаять, без моны эшләдек!» – дип язды җырчы, яңалыгы белән уртаклашып.

Шушы ук постында җырчы тамашачысына үзенең күңелен дә ачкан. Белүебезчә, Дилә Нигъмәтуллина икенче тапкыр әни булу теләге белән яна, ләкин Аллаһы Тәгәләнең һәр кешегә карата үз планнары,  дип яза "Интертат". 

«Кайчандыр минем зур хыялым бар иде… Мин икенче тапкыр әни булырга һәм бу хисләрне яңадан кичерергә теләдем … Ләкин, кызганыч, барлык хыяллар да тормышка ашмый. Минем өчен бу – бик авыр тема, мин бу турында сөйләргә яратмыйм. Шуңа күрә сезгә зур үтенечем бар. Зинһар, миңа йөклелек турында сораулар бирмәгез һәм башкача бу теманы күтәрмәгез. Шул рәвешле сез әле төзәлеп бетмәгән яраларны кузгалтасыз», – дип тә үтенгән артист.

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/kil-donyaga-balam-dila-nigmatullinadan-kunelle-xabar-5876756

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас