+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 ноябрь 2025, 13:30

Әнвәр Нургалиевның җаны нигә өзгәләнә?

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев авылдашларына үпкәләгән.

Әнвәр Нургалиевның җаны нигә өзгәләнә?Әнвәр Нургалиевның җаны нигә өзгәләнә?
Әнвәр Нургалиевның җаны нигә өзгәләнә?
Ул аларның үзләре өчен төзегән паркка гамьсез карауларына зарлана. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.

Кешеләрнең чит хезмәткә оятсыз мөнәсәбәте турында җырчы социаль челтәрләрдә белдерә. Аның сүзләренә караганда, кәҗәләр паркта утыртылган барлык наратларны кимереп чыккан.

Элегрәк Әнвәр мәрхүм абыйсының участогын сатып алды һәм анда төзекләндерү эшләрен башлады. Ул авылдашлары өчен мини-парк ясарга теләгән иде. Аның сүзләренчә, элек бу урын ул үскән, казлар көткән, сыерларны су эчертергә йөрткән, футбол уйнаган тыкрык булган. Артистның туган авылы Әлшәй районында урнашкан.

- Авылдашларыбызның ваемсызлыгы, битарафлыгы җанны телгәли. Алар үзләренең кәҗәләре кайда йөргәнне белә бит. Бездә нарат утыртучы кеше юк. Ничек шулай мөмкин? Бу наратлар инде тернәкләнмәячәк, бары тик ямьсез булып үсәчәк. Авыл кешеләре өчен парк, буа ясармын дип уйлаган идем. Ярый әле башка агачларны утыртырга өлгермәгәннәр. Ничек шундый мөнәсәбәт булырга мөмкин?! Мин бит авылның матур булуын теләгән идем, монда нибары 12-13 гаилә яши. Һәр агач зыян күргән... — дип ачулана җырчы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас