+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 ноябрь 2025, 14:51

Пушкин китабы ике телдә дөнья күрде

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында А. Пушкинның башкорт теленә тәрҗемә ителгән «Әкиятләр» китабы дөнья күрде.

Пушкин китабы ике телдә дөнья күрдеПушкин китабы ике телдә дөнья күрде
Пушкин китабы ике телдә дөнья күрде

Пушкинның әкиятләре башкорт һәм урыс телләрендә тупланган бу басма Русия Федерациясе Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының социаль әһәмияткә ия әдәбият чыгаруга юнәлдерелгән финанс ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Китапта яшь укучыларны яхшылык, дуслык һәм зирәклек белән тулы тылсымлы дөнья белән таныштыра торган биш мәшһүр әкият тәкъдим ителгән. Бу әкиятләр өлкән һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен аеруча файдалы булачак, аларны игелекле гамәлләргә рухландырачак һәм мөһим тормыш кыйммәтләрен формалаштырачак.

А.С. Пушкинның әкиятләре — ул әдәби әсәрләр генә түгел, ул балаларны игелекле, ярдәмчел һәм гадел булырга өйрәтә торган чын тормыш дәресләре дә. Бу китапның һәр бите шатлык һәм дөньяны яхшырту теләген бирер, ә ата-аналарны һәм балаларны якынайта торган гаилә укулары онытылмас мизгелләр булыр дип ышанабыз, дип билгелиләр нәшриятта.

Китапны "Китап" нәшриятының Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26 адресы буенча урнашкан фирма кибетендә, шулай ук рәсми сайтта карарга мөмкин. www.kitap-ufa.ru һәм маркетплейсларда.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас