+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 ноябрь 2025, 03:15

Илсөянең күршесе төнге тавышлардан җәфалана...

Казан йортларының берсендә низаг чыккан.

Илсөянең күршесе төнге тавышлардан җәфалана...Илсөянең күршесе төнге тавышлардан җәфалана...
Илсөянең күршесе төнге тавышлардан җәфалана...
Илсөя Бәдретдинова гастрольләрдә йөргән арада аның арендага бирелгән фатиры урнашкан йортта яшәүче хатын-кыздан алкышлар һәм сокланулар түгел, ә канәгатьсезлекләр килә.  Ул 2 кызның төннәрен шаулавына зарлана.  
 
Аста яшәүче күрше сүзләренчә, ул бер елга якын төнге шау-шудан интегә. Ханым инде берничә тапкыр полиция дә чакырткан, әмма тәртип сакчылары хокук бозу теркәмәгән.

Әлеге ханым сөйләвенчә, фатир арендалаучылар төнлә тавышлана һәм аның тынычлыгын боза. Ә кызлар исә гаепне кире кага.  
 
Ул полициягә 2 гариза язган. Хокук саклаучылар килү буенча хокук бозуларны теркәмәгән. Баскыч читлеге буенча күршеләрне фатир арендалаучылар борчымый.
 
 Илсөя Бәдретдинова да журналистларга үзендә фатир арендалаучы кызларны шәхсән белүен, аларның намуслы булуында шиге юк икәнлеген әйткән. Шулай да киеренкелекне киметү максатыннан фатирдан китүләрен сораган.

Шулай ук, җырчы участковый һәм күршеләре белән аралашу өчен юрист җибәргән. Илсөя Бәдретдинова, шуның белән бу гаугага нокта куелыр.
 
Бу  хатынны  элегрәк тә өстәге күршеләре борчыган диләр. Ул чагында эш судка кадәр барып җиткән.  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас